Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Борискино һәм Иске Чаллы авыл җирлекләренә янгын сүндерү прицеплары бирелде

Коткаручылар көне һәм Яңа елны билгеләп үтәр адыннан район авыл җирлекләренең ике ихтыярый янгын сүндерү командасына янгын сүндерү прицеплары бирелде.

 
Ул Президент грантлары һәм район башлыгы фондлары ярдәме белән “Бөтенроссия ихтыярый янгын сүндерү җәмгыяте” җәмәгатьчелек оешмасының Татарстан төбәк бүлеге командасы оештырган проектны тормышка ашыруда катнашкан өчен мөмкин булды.
Әлеге чара Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ХIV Бөтенроссия “Батырлык  йолдызлыгы” фестиваленең нәтиҗәләрен ясау кысасында Казанда үтте. Ул Россия Федерациясенең гражданлык оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар китергән җимереклекләрне бетерү министры Александр Куренков һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды. 
Мобиль постларга сертификатны алучылар арасында безнең районның 105 нче янгын-коткару бүлеге җитәкчесе Александр Колос та бар иде. Янгын сүндерү прицепларын ул Борискино һәм Иске Чаллы авыл җирлеге башлыклары Галина Самарина һәм Муса Исхаковка тапшырды. Әлеге җирлекләрдә 1 июльдән федераль реестрга кертелгән җәмәгатьчелек оешмалары эшли башлады.  Үз ихтыярлары белән янгынчы булучыларга тиешле белемнәрне бушлай һәм хезмәтләреннән буш вакытта 105 нче янгын-коткару бүлеге хезмәткәрләре өйрәтте. Шул ук вакытта алар ихтыярый янгыннан саклануны оештыруны үстерүнең мөһимлеген дә билгеләп үттеләр. Аеруча аларның дәүләтнең янгынга каршы хезмәтләреннән ерактагы авылларда булдырылуы яхшы. 
Кабул ителгән мобиль прицеплар үз ихтыярлары белән янгынчы булучыларга авылларда янгынны сүндерүне оештыруны тиз арада хәл итү мөмкинлеген бирә. Чөнки әлеге прицепта суны суыртып, янгынга сиптерү өчен бар җайланмалар да: куәтле мотопомпа, шанец коралы, шулай ук янгын сүндерүдә кирәкле беренче кораллар, янгынчылар өчен ут куркынычыннан саклаучы уңайлы киемнәр бар. 
Алда әйтелгән авыл җирлеге башлыклары, ихтыярый янгын сүндерү командалары булдыруда зур ярдәм күрсәткәннәре өчен, аерым рәхмәт сүзләренә лаек. Татарстанның төбәк бүлеге һәм җирлекләрнең башкарма комитетлары белән авылларда янгын куркынычсызлыгын булдыру һәм ихтыярый янгын хезмәтенә ярдәм итүдә хезмәттәшлек итү турында килешүгә кул куелды. 
Хәзер кабул итеп алынган янгын сүндерү прицепларын куллану буенча күнекмәләр үткәрү ниятләнелә. 
Яңа оештырылган янгын сүндерү командаларына бәхетсезлекләр булмасын дип һәм хәерле эш көннәре телик.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев