Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүген Югары Әлморза авылында туып үскән Рамил Исмәгыйлевның юбилее

4 ноябрьдә Югары Әлморза авылында туып үскән Рамил Назыйф улы Исмәгыйлевка 60 яшь тулды.

Рамил Назыйф улы озак еллардан бирле Томск өлкәсе Стрежевой шәһәрендә “ТРАНССИБ” генераль директоры вазыйфасын башкара.
  Якташыбыз кече ватаны Әлки районы белән тыгыз элемтәдә яши. Ул үзе белем алган мәктәпкә, туган авылына, районда уза торган зур чараларга һәрдаим ярдәмнәрен күрсәтеп килүче олы җанлы шәхес. Рамил әфәнде бигрәк тә районда спорт үсешенә еш игәнәчелек күрсәтә. Яңарак кына “Алина” спорт залына, “Ләйсән” бассейнына кыйммәтле-кыйммәтле җиһазлар сатып алуда булышты.
  Рамил Назыйф улы Югары Әлморзада, республика дәрәҗәсендә Авыл көннәре үткәрә башлады. Ул бәйрәмнәрдә республиканың танылган артистлары, мәртәбәле шәхесләр катнашты. Иң мөһиме, югары дәрәҗәдә оештырылган Авыл көннәрендә  әлморзалылар, бөтен Әлки халкы диярлек, республиканың төрле почмагыннан күп кунаклар катнашып күңелле ял итте, рәхәтләнеп аралашты, күңел күтәренкелеге алды.


  Рамил Назыйф улы Себер якларында да татарларны, мөселманнарны берләштереп, динебез, гореф-гадәтләребезне саклауда зур эшләр башкара. Быел яз аның әлеге асыл гамәлләрен бәяләп Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Рамил Назыйф улы Исмәгыйловка  “Фидакарь хезмәт өчен" медале тапшырды.
   Шушы көннәрдә  Рамил Исмагыйловка озак еллар намуслы хезмәте һәм эшендәге зур казанышлары өчен һәм  60 яшьлек юбилее уңаеннан Томск өлкәсе Губернаторы Владимир  Мазур Мактау грамотасы тапшырды.


  Рамил Назыйф улы “Әлки хәбәрләре” газетасының да якын дусты. Ул безнең белән ихлас хәбәрләшеп тора. Газетаның укучыларын арттыру буенча матди ярдәмнәрен күрсәтә.
  Рамил әфәнде соңгы елларда Татарстанда да эшмәкәрлек белән шөгелләнә башлады. Хәзер ул күбрәк Казанда яши.
  Без гадел, зирәк, ярдәмчел Рамил Исмәгыйлевны, барлык әлкилеләр исеменнән  матур юбилее белән кайнар котлыйбыз.
  Рамил әфәнде Сезгә ирешелгәннәр белән генә чикләнмичә, яңадан-яңа үрләр яуларга насыйп булсын. Янәшәгездә барлык ният-максатларны тормышка ашырырга әзер ышанычлы фикердәшләр булсын. Сез бик күпләр өчен лаеклы үрнәк күрсәтеп яшисез. Сезгә ныклы сәламәтлек телибез, үзегезгә һәм матур гаиләгезгә мөмкин кадәр күбрәк бәхетле мизгелләр насыйп булсын!
  Азат Низамиев,
“Әлки хәбәрләре” баш мөхәррире.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев