Бүгенге көнгә кадәр дуңгызлары булган әлкилеләр ветеринар таләпләрне үтәргә тиеш
Әлки муниципаль районының гомуми ау урыннарында кыргый дуңгызлар арасында Африка чумасы йогышы булуы ачыкланган.
20 октябрьдә үлгән кыргый дуңгызлардан алынган материалны Татарстанның төбәгара ветеринар лабораториясе тикшергәч, әлеге йогышка уңай нәтиҗә алынган. Шул сәбәпле районда ветеринар-санитар чаралар күрелә. Безнең районда гомуми ау урыннарында йогыш мәйданы 300 кв. м радиуста дип билгеләнгән. Куркыныч янаган урынга, Әлки районындагы 38 авыл, бистәләрне һәм Спас районының 14 авылын кертеп, йогыш үзәге янындагы 20 чакрым радиустагы территория эләккән.
Йогыш таралу куркынычы янаган урыннардан дуңгызларны каядыр илтергә, итен (җитештерелгәнен дә) сатарга, тизәген, аларны асраганда кулланылган җайланмаларны, кирәк-яракны башка җиргә озатырга ярамый.
Йогыш таралу куркынычы булган урыннарда ит, карачкы өчен һәм башка максатлардан кыргый дуңгызларны ату рөхсәт ителми. Ауга кыргый дуңгызлар исәбен җайлау өчен генә чыгарга ярый.
Районның ветеринария берләшмәсе җитәкчесе урынбасары Ринас Сафин аңлатып китүенчә, бүгенге көндә халык арасында, ветеринар таләпләрне үтәмәгәндә, йогышның нинди зур куркыныч тудыруы хакында аңлату эше алып барыла. Кешеләр хәлнең катгыйлыгын аңлап, малларын үзләренә ит өчен чала. Шуңа да дуңгызларның баш саны кими бара. Мәсәлән, 24 октярьдә аларның исәбе 93 кенә калган. Ә дуңгыз предприятиеләре районда юк. Үлгән һәм авыру таралга урында атылган кыргый дуңгызлар исә махсус урында – Түбән Әлки авылы янындагы маллар мәетлегендә яндырыла.
Бүгенге көнгә кадәр дуңгызлары булган кешеләр исә ветеринар таләпләрне үтәргә тиеш.
Кыргый дуңгызлар баш санын да 2022 елның 25 ноябренә кадәр 1000 гектарга 0,25 баш исәбеннән артмаслык итеп киметү буенча эш оештырылган. Үлгән кыргый дуңгызлар һәм килешенмәгән килеш дуңгызларны күмү очраклары булмасын өчен, ау урыннары көн саен тикшереләчәк.
Шулай ук алга таба да үлгән һәм атылган дуңгызлардан алынган материаллар ветеринар хезмәт белгечләре тарафыннан Африка чумасы йогышына тикшереләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев