Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Буранга да, яңгырга да әзер булырга

Көчле кар һәм буран булган көннәрдә әлкилеләргә юлга чыгудан тыелып торырга киңәш итәләр. Соңгы көннәрдә республикада һава торышы кискен үзгәреп тора. Көчле салкыннан соң кинәт җылытып җибәрә, буран чыга. Юлларда бозлавык хасил булды. Синоптиклар бозлы яңгыр булу ихтималын да искәртәләр. Табигатьнең әлеге көйсезлекләреннән зыян күрмәс өчен аларга әзер булып торырга,...

Көчле кар һәм буран булган көннәрдә әлкилеләргә юлга чыгудан тыелып торырга киңәш итәләр.

Соңгы көннәрдә республикада һава торышы кискен үзгәреп тора. Көчле салкыннан соң кинәт җылытып җибәрә, буран чыга. Юлларда бозлавык хасил булды. Синоптиклар бозлы яңгыр булу ихтималын да искәртәләр. Табигатьнең әлеге көйсезлекләреннән зыян күрмәс өчен аларга әзер булып торырга, саклык чараларын кайгыртырга кирәк. Гадәттән тыш хәлләр буенча район комиссиясенең 13 гыйнварда булган утырышында әнә шул хакта сүз барды. Район башлыгы Александр Никошин буранлы һәм нык салкын көннәрдә мәктәп балаларын да автобусларда ерак юлга алып чыкмаска киңәш итте. Ул шулай ук тиешле службаларга барлык юнәлешләрдәге юлларны контрольдә тоту бурычын йөкләде. Һава торышы начараю аркасында электр энергиясе белән тәэмин итүдә өзеклекләр булу ихтималын күздә тотып, бензинлы генераторларны да әзерләп куярга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев