Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәйрәм табыны түгәрәк булыр

Ә сез Яңа елны кайда, кемнәр белән каршылыйсыз? Озвн ялларыны ничек үткәрерәсез? Фәнзилә Шәрәфиева, Яңа Салман авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре: -Яңа елны өйдә каршылаячакбыз. 91 яшьлек әниебез бар, аны калдырып беркая китмибез. Мунча керербез, гаиләбез белән бәйрәм табыны янына утырырбыз. Үзебез генә булсак та, табынны мул итеп әзерлим, туасы...

Ә сез Яңа елны кайда, кемнәр белән каршылыйсыз? Озвн ялларыны ничек үткәрерәсез?

Фәнзилә Шәрәфиева, Яңа Салман авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре:

-Яңа елны өйдә каршылаячакбыз. 91 яшьлек әниебез бар, аны калдырып беркая китмибез. Мунча керербез, гаиләбез белән бәйрәм табыны янына утырырбыз. Үзебез генә булсак та, табынны мул итеп әзерлим, туасы ел туклык, бәрәкәт, җитешлек белән килсен, дим. Билгеле, Яңа ел өстәлендә каз, төрле салатлар, пилмән, җиләк-җимеш булачак. Балаларыбыз инде үсеп таралышты, шуңа быел өйдә чыршы бизәмәскә булдык. Бу Яңа елны аеруча бер дулкынлану белән көтәбез, чөнки бәйрәм тирәсендә оныгыбыз дөньяга килергә тиеш. Аны тудыру йортыннан каршы алу, исем куштыру кебек куанычлы мәшәкатьләр хакында бүгеннән кайгыртабыз. Яңа ел бәйрәмнәре тирәсендә туганнар белән дә аралашырбыз, кунаклар кабул итәрбез.Бәйрәм яллары озын булса да, эшкә дә йөриячәкбез. Безнең җирлектә җиде авыл бит, алардагы тормыш-көнкүреш хакында кайгыртырга кирәк. Аннан киләсе елда бит әле авыл хуҗалыгы санавы үткәрелә, аңа әзерлекне дә елның беренче көннәреннән үк башлыйбыз.

Рамил Вәлиуллин, Әхмәт авылы, Юхмачы терлекчелек комплексы механизаторы:

-Комплекста мин аның ачылган көненнән бирле хезмәт куям. Без график нигезендә эшлибез. Бик еш бәйрәм, ял көннәрендә дә эшкә чыгарга туры килә. Шулай булмый мөмкин дә түгел, терлекләрне бит көн дә вакытында ашатырга, карарга кирәк. Соңгы берничә елда гел 1 гыйнвар көнне эшләдем. Ә менә бу юлы 2сендә генә эшкә чыгасы. Яңа елны өйдә өлкән яшьтәге әнием һәм хатыным Зөлфия белән каршы алачакбыз. Туганнар, кунаклар килә икән, шат кына булырбыз. Ә өебездә инде бүгеннән чын-чынлап Яңа ел рухы хөкем сөрә. Без ел да өй каршындагы бакчага чыршы урнаштырабыз, аны уенчыклар, гирляндалар белән бизибез. Өч оныгыбызга алдан ук бүләкләр әзерләп, аларны шул чыршы төбенә куябыз. Балаларның мәш килеп әлеге "Кыш бабай күчтәнәчләрен" эзләвен, тапкач ничек шатлануларын күреп, үзебез алардан да ныграк сөенәбез. Яңа ел иминлек, куаныч белән килсен, һәр гаиләгә бәхет китерсен иде!

Татьяна Шевелина, "Росгосттрах" агенты, Анино Салман авылы:

-Бәйрәмгә әзерләнә башладык инде. Өебезне эчтән дә, тыштан да матур гирляндалар белән бизибез. Быел ике чыршы сатып алырга дип торабыз, берсен өйгә, берсен капка төбенә куячакбыз. Ә Яңа елны һәрвакыттагыча өйдә каршылыйбыз. Ул бит гаилә бәйрәме. Ерак юлларга рейска йөрүче ирем, шәһәрдә укучы улыбыз белән кызыбыз, Хлебодаровка мәктәбендә укучы төпчек улыбыз - барыбыз да бәйрәм табыны янына җыелырбыз. Авылда яшәүче әтиебез дә килер. Яңа ел өстәленә без үзебез үстергән күркә, үрдәк әзерлибез, пилмән пешерәбез, салатлар ясыйбыз. Өйдә Яңа елны каршылагач, урамга чыгып күңел ачабыз, авылдашлар белән бер-беребезне тәбриклибез. Бәйрәм ялларында гадәттә Чистайда, Чаллыда яшәүче туганнарыбыз белән очрашабыз, кунакка йөрешәбез.

Наталья Медикова, мәктәптә техник хезмәткәр, Сихтермә-Хузангай авылы:

-Бәйрәм табыныбыз түгәрәк булыр - Яңа елны үзебездә ирем Игорь, улларыбыз Алексей һәм Михаил гаиләләре белән каршыларга җыенабыз. Улларыбыз икесе дә туган авылда яшәп калдылар. Алексей мәктәптә физкультура укытучысы булып эшли, ә Михаил - эретеп ябыштыручы. Икесе дә тиң ярларын табып гаилә кордылар. Шатлыгыбызны да уртаклашыйм әле:

декабрь аенда оныгыбыз Егорушка туды. Шөкер, бәхетебез бөтен. Бәйрәмгә өебездә чыршы бизибез, бүләкләр әзерлибез. Табыныбызда Яңа елның алыштыргысыз "оливье"сы да, духовкада пешерелгән каз да, җиләк-җимеш тә, бүтән яраткан ризыкларыбыз да булыр. Якын кешеләрең белән бергә бәйрәм өстәле артында утыру, матур теләкләр теләп Яңа елны каршы алу үзе бәхет бит. Ә теләкләр шул: иң мөһиме, саулык-сәламәтлек булсын, дөньяда тынычлык хөкем сөрсен!

Люция Низамиева әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев