Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәйрәмгә нинди бүләк сайларга?

Бәйрәмнәр якынлаша башлауга, һәркем үзенең якын кешеләре, дуслары, туганнарына бүләкләр әзерләү хәстәренә керешә. Язның иң матур бәйрәмнәренең берсе - 8 март алдыннан да ир-егетләрнең күбесе нәкъ менә шул уй белән янып-көеп йөридер. Үзе матур, үзе күләмле, зәвыклы, бәясе дә кесәгә артык сугарлык булмаган бүләкне табу хәзер алай кыенлык тудырмый. Бистәбезнең...

Бәйрәмнәр якынлаша башлауга, һәркем үзенең якын кешеләре, дуслары, туганнарына бүләкләр әзерләү хәстәренә керешә. Язның иң матур бәйрәмнәренең берсе - 8 март алдыннан да ир-егетләрнең күбесе нәкъ менә шул уй белән янып-көеп йөридер. Үзе матур, үзе күләмле, зәвыклы, бәясе дә кесәгә артык сугарлык булмаган бүләкне табу хәзер алай кыенлык тудырмый. Бистәбезнең кайсы гына сәүдә ноктасына тукталсаң да, һәрберсендә җаның ни тели, шуны алырга, һичьюгы заказ бирергә була. Тере чәчәкләргә дә, чәй сервизлары, сувенирлар, йорт кирәк-яракларына да төрлелек бик зур. Ә шулай да гүзәл затлар үзләре нинди бүләкләргә өстенлек бирәләр, ир-егетләрнең нәрсә белән шаккатыруын телиләр икән?

-Минем өчен иң зур бүләк - бердәнбер улым белән киленемнең, оныкларымның кәрәзле телефон аша котлау сүзләрен, аларның ягымлы тавышларын ишетү, - ди Кукмарада яшәүче Рашидә ханым. - Аралар шактый ерак булганлыктан, еш күрешә алмыйбыз, шуның өчен бик сагынам үзләрен. Бу көннәрдә 8 март бәйрәменә, бәлки, кайта алырлар, дип өметләнеп, сагышланып йөрим әле. Мин үзем дә, киленем дә бүлмә гөлләре үстерергә яратканлыктан, ел саен бер-беребезгә яңа төр гөл сатып алабыз.

-Без гаиләдә өч хатын-кыз. Нәкъ менә шуңа да язның беренче бәйрәме - 8 мартны сагынып көтеп алабыз. Олы кызым Наиләнең 6 мартта туган көне дә әле. Барыбыз бергә мул табын артында икеләтә бәйрәм итәбез, - ди Нурия апа Шәфигуллина. - Бүләкләргә килгәндә, юкка-барга акчаны әрәм-шәрәм итмәскә, һәрберебезгә нәрсә кирәк, шуны алырга тырышабыз. Минем үземә, гадәттә, чәчәк бүләк итәләр. Кызларым да открытка, чәчәк яраталар. Әбиебезне исә тәмле туңдырма белән сыйлыйбыз.

Интернет челтәрендә уздырылган сораштыруларда да хатын-кызлар арасында тере чәчәкләргә, бүлмә гөлләренә өстенлек бирүчеләрнең шактый булуы ачыкланган. Чыннан да, тәрәз төбендә бик күп еллар дәвамында сөендереп, күңелне иркәләп, күтәренке кәеф биреп утыралар шул ул гөлләр.

Ә менә Ләйлә ханым Галиевага исә узган ел хәрби улы, котлаулардан тыш: "Әни, бәйрәмгә үзеңә ошаган бүләк алырсың", - дип акча да җибәргән булган. "Бәйрәмнең икенче көнендә үк кибеткә чыгып көмеш беләзек алып кайттым. Шулкадәр яратып тагам, кызыксынып сораучыларга улымның бүләге, дип сөенеп әйтәм. Чәчәк бит ул тиз сула, ә алтын-көмештән ясалган зәркан эшләнмәләр беркайчан үзләренең төс-кыяфәтләрен югалтмыйлар", -ди ул.

Яшь кызларның фикерләренә дә күз салыйк.

-Миңа сөйгән егетем ел саен кып-кызыл розалар һәм кыйммәтле шоколад бүләк итә. Кафеда кичке табынга да заказ бирә. Ул көнне мин иң бәхетле кешеләрнең берсе булам, - ди Пычак авылыннан Алинә Нәкыйпова. - Быел нинди бүләк ясыйм икән, дип алдан сорап куйган иде, кәрәзле телефонга тукталдык. Бәясе кыйммәт булганлыктан, бераз икеләндем әле башта. Аннары күндем - бәйрәм елга бер генә була бит. Үзем исә әниемне ләлә чәчәкләре, зур тәмле торт, кыйммәтле каплы чәй белән сөендерергә уйлыйм.

-Хыялым: ак төстәге зур йомшак уенчык. Тагын өстәп бер кәрҗин шоколад та бүләк итсәләр дә, күкнең җиденче катына менәм инде мин, - ди студент кыз Рузанна Атняшева. - Әнием һәм апама бәйрәм бүләге итеп пирог пешерергә планлаштырам, йөрәк җылымны кушып бәйләнгән башмаклар да бүләк итәчәкмен, ә дус кызларыма исә чәч каптырмалары алдым.

Иң популяр бүләкләр исемлегендә кул эшләнмәләре: бәйләнгән әйберләр, чигелгән картиналар, топиарий; мастикадан ясалган төрледән-төрле бизәкле тортлар; футболка, чокыр яисә вазага гүзәл затның фотосурәтен төшереп әзерләнгән сувенирлар; косметика кибетеннән, матурлык салоныннан бүләк-сертификатлары да бар. Кыскасы, фантазияне ничек эшкә җигү һәркемнең үзеннән тора. Аннары, хөрмәтле ир-егетләребез, гүзәл затлар өчен иң мөһим бүләкнең сезнең мәхәббәтегез, игътибар һәм хөрмәтегез булуын да онытмасагыз иде. Энә дә, дөя дә - бүләк, диләр бит. Чын күңелдән һәм ихластан бирелгән бүләкнең аның олысы да, кечесе дә булмый - иң кыйммәтле һәм кадерлегә әйләнә дә куя ул.

http://www.kukmor-rt.ru/tt/hbrl/item/18133-b%D3%99yr%D3%99mg%D3%99-nindi-b%D2%AFl%D3%99k-saylarga?.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев