Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чаллы нәселле таналар җитештерү мегафермасында сенаж салу эшләре башланды

Бу көннәрдә Чаллы нәселле таналар җитештерү мегафермасы азык утарында бик зур темплар белән сенаж салу эшләре башланды.


Яшел массаны янәшәдәге 170 гектарлы кырдан – көзге арыштан алалар.
Утарга прицеплы, прицепсыз “КамАЗ”лар масса төяп бер-бер артлы кайта. Шулай ук зур арба таккан тракторлар да базга яшел масса олауларын бушатып китәләр. 


Ә базда К-701 һәм Амкадор тракторлары  белән таптатылган  арышны таратып, әйбәтләп тыгызлап торалар.
Басуда өч азык хәзерләү комбайны эшли. Комбайнчылар Әнәс Хәмитов, Фәнис Хәйруллин, Булат Сәгъдәтшин бераз кипшенгән теземнәр буенча  бер өзлексез басу буйлап эшләп йөриләр.


Комбайн астыннан массаны  исә техника  күп беркетелгән. Алар бер-бер артлы алышынып кына торалар.
Азык утарындагы исәп эшләрен башкаручы Әмир Ганиев  өлгер ташучы  тракторчы-шоферларны атады.
МТЗ тракторларында массаны Илшат Шаһиев, “КамАЗ”ларда Андрей Муртазов, Габделхәй Хәбиров, Айрат Гыйниятуллин күп ташыганнар. Дүрт көндә азык утарына 1,5 мең тонна сенаж салынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев