Чистай юлында булган авариядә Иске Камка егетенең гомере өзелде
5 ноябрьдә иртәнге сәгать 8 тирәсендә Казан-Оренбург автомобиль юлының 117нче километрында юл-транспорт вакыйгасы була.
Лада-Гранта автомобиле белән идарә итүче 2002 елгы егет Казан юлыннан Чистайга таба хәрәкәт иткәндә төп юлдан уң яктан килүче Скания йөк автомобиленә юл бирми. Нәтиҗәдә җиңел автомобиль йөк машинасы белән бәрелешә.
Лада-Гранта йөртүчесе хәвефсезлек каешы белән дә эләктерелмәгән була. Авариядә ул җитди җәрәхәтләр ала һәм Чистай район үзәк хастаханәсенә озатыла. Табибларның күп тырышлык куюына карамастан, егетне саклап калып булмый, ул хастаханәдә җан бирә.
Җиңел автомобильнең пассажиры - кыз баланың умыртка баганасының бил өлеше бәрелә. Ул да хастаханәгә озатыла. Кыз хәвефсезлек каешы белән эләктерелгән була.
Әлеге мәгълүмат “Чистай-Информ” сайтыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев