Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чуаш Борнаенда туып үскән Иван Дулатов батырларча һәлак булды

Украина территориясендә махсус хәрби операция үткәрүдә катнашкан якташыбыз, Чуаш Борнаенда туып үскән Иван Валерьевич Дулатовның батырларча һәлак булуы турында хәбәр алынды.

  Ул Россия Кораллы Көчләре сафларында контракт төзеп хезмәт итә иде.
Идарә взводы командиры Иван Дулатовны мартта туган авылында олы мәртәбә күрсәтеп соңгы юлга озаттылар. Ул укыган Чуаш Борнае мәктәбе каршында, Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлары хөрмәтенә куелган һәйкәл янында Россия офицеры белән хушлашу церемониясе булды. Анда район җитәкчеләре, республика хөкүмәте вәкилләре, Дмитрий Дулатовның хезмәттәшләре, авылдашлары катнашты. Мәрхүмне  соңгы юлга Казаннан килгән почетлы каравыл, хәрби оркестр да озатты.
Иң элек сүз район башлыгы Александр Никошинга бирелде. Ул болай диде:
–Бүген безне бирегә зур югалту китерде – Чуаш Борнае егете, идарә взводы командиры Иван Валерьевич Дулатов сугышчан операция кысаларында бурычын үтәп, Россия Федерациясен һәм тыныч халыкны яклаганда каһарманлык үрнәге, батырлык күрсәтеп һәлак булды. Сугышчан бурычын үтәгәндә ул каты яраланды, 2022 елның 8 мартында аның гомере өзелде. Якташыбызга әле 31 яшь кенә иде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән мәрхүмнең туганнарының, якыннарының югалту ачысын уртаклашам. Әйтеп бетергесез авыр хәсрәт бу. Надежда Николаевна, без сезнең белән бергә кайгырабыз. Сугыш кырыннан кайта алмаган солдат алдында баш иябез. Иван хәрби бурычын үтәгәндә Ватанына хезмәт итеп һәлак булды. Аның туганнары, якыннары кичергән газап-әрнүне бернинди сүзләр дә җиңеләйтә алмый. Әмма шуны белегез: Иванның батырлыгы безнең хәтерләрдә мәңге сакланачак. Туган илебезгә хезмәт итәргә карар кылып, ул үз халкының лаеклы улы икәнлеген раслады.
Әлкилеләр, аны белгән һәркем Иван Дулатовны нәкъ менә шундый каһарман итеп хәтерендә саклар. Бүген бөтен Татарстан Әлки районы белән бергә кайгыра... 
Чыгышы ахырында Александр Ниошин батырларча һәлак булган якташыбызны искә алып бер минутлык тынлык игълан итте.
Матәм митингында Татарстан Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев чыгыш ясады. Ул, батыр егетнең әнисенә мөрәҗәгать итеп:
–Хөрмәтле Надежда Николаевна, мәрхүм егетнең туганнары, якыннары! – Бүген бик тә авыр, кайгылы көн. Сезнең өчен бигрәк тә. Россиянең киләчәктә имин тормышы, халыкның тыныч яшәве хакына Украина җирендә барган операциядә Татарстан уллары да катнаша. Үзенең антына, хәрби бурычына тугры калып, безнең якташыбыз Иван Дулатов геройларча һәлак булды. Аның тормыш юлы Ватанга тугры хезмәт итү үрнәге. Аның исеме район, республика тарихына мәңгегә кереп калыр. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм барлык депутатлар исеменнән кайгыгызны уртаклашам. Ходай сезгә бу хәсрәтне кичерүдә сабырлык һәм түземлек бирсен иде,–диде.
Аннан сүз Татарстан урман хуҗалыгы министры Равил Кузюровка бирелде:
–Россиянең бүгенгесен генә түгел, киләчәктә дә имин яшәвен кайгыртып, тыныч халыкны яклап, Украина җирендә махсус операция бара. Анда Ватаныбыз уллары батырлык үрнәге күрсәтәләр. Тормышын хәрби хезмәт белән бәйләгән иптәшебез, якташыбыз Иван Дулатовның гомере дә шунда өзелде. Иван Валерьевич Россия горурлыгы, Әлки ягының батыр улы. Аның каһарман хезмәте батырлык  үрнәге булып йөрәкләребездә мәңге сакланыр,–диде ул.
Иван Дулатовның хезмәттәше капитан Владимир Бардин да сүз алды митингта.  Ул болай диде:
–Без Иван белән бергә ел ярым гына хезмәт итеп калдык. Әмма бу кыска вакыт эчендә ул үзен чын сугышчан иптәш буларак танытты. Хезмәттәшем һәрчак алдынгы сызыкта булды, җаваплы хәрби бурычлар үтәде. Аның бу операция барышында бурычы дивизия командирын ышанычлы элемтә белән тәэмин итү иде. Бу бик тә җаваплы һәм җитди бурыч. Ул соңгы минутларына кадәр үзенең антына тугры калды. Мин чын дустымны, ышанычлы хезмәттәшемне югалттым. Бу бик тә авыр югалту. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин указы нигезендә Иван Валерьевич Дулатов үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнде. Орденны туганнарына тапшырырга рөхсәт итегез.
Мәтәм митингында Әфган сугышы ветераны, Юхмачы мәктәбе директоры Петр Чулков, Иван Дулатовның Чуаш Шәпкәсендә яшәүче туганы Василий Ермолаев чыгыш ясадылар.
Иван Дулатов Чуаш Борнае зиратында җирләнде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев