Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чуаш Борнае авылында яшәүче бертуган Алена Шумакова һәм Евгения Еликова “Ярдәм янәшә” акциясендә актив катнашалар

Чуаш Борнае авылында яшәүче бертуган Алена Шумакова һәм Евгения Еликова илебездә “Ярдәм янәшә” акциясе игълан ителгәннән соң, бу чарада катнашып, үзләреннән гаять зур өлеш кертүче райондашларыбыз.

  Аларның блиндаж шәмнәре ясаулары турында без газетабызның узган бер санында язып та чыккан идек инде. 
Авылдашлары шалтыратып: “Алена белән Евгения районыбыздан мобилизацияләнгән ир-егетләребезгә ярдәм итү буенча бигрәк зур эшләр башкара бит.   Бу хакта әлкилеләр белсен, язып чыгыгыз әле”, – дип   әйткәч, без алар белән күрешеп шәхсән танышырга булдык.

Толстовкалар, мендәрләр дә тегәләр...

Бу ике ханым солдат шәмнәре ясау белән генә дә чикләнмәгәннәр, Украинадагы махсус операциядә катнашучы хәрбиләргә тагын ниләр кирәге турында белешеп,  аларга җылы киемнәр тегә, төрле зурлыктагы мендәрләр әзерләргә дә керешкәннәр. 
–     Блиндаж шәмнәрен без гыйнвар аенда әзерли башлап, укучылар, лаеклы ялдагы авылдашларыбыз, студентлар ярдәме белән  520 данә ясап тапшырдык. Тагын 70не озакламый ясап бетерәчәкбез. Аннары җылы өс киемнәре – толстовкалар тегәргә булдык. Мендәрләрнең исә төрлесен – баш астына куеп йоклау өчен калынрак, яраланучыларга носилкаларга җәю өчен юкарак итеп әзерлибез, кул һәм аяклар өчен валикларыбыз да бар, – дип, сөйләп китте безне ачык йөз белән өендә каршы алган Алена Николаевна.


Нәкъ менә шул әйберләрнең хәрбиләргә аеруча кирәк булуы хакында Аленаның бертуганы Евгения Еликова белешкән икән.
–     Мин бер социаль челтәрдән Казанда яшерү челтәрләре үрүче төркем белән элемтәгә чыктым. Алар хәрбиләргә җылы киемнәр тегеп, мендәрләр әзерләп өлгерә алмаулары, ярдәм кирәк булуы турында әйттеләр. Булыша алабыз дигәч, безгә, бер белмәгән кешеләргә, 50 м флис жибәрделәр. Шуңардан 36 кышкы толстовка тегеп озаттык, - дип барысын да аңлатты, безнең белән очрашу өчен бертуганы өенә килгән Евгения Еликова. 
Аннары әлеге ханымнар җылы көннәр өчен  нәзегрәк өс киемнәре тегәргә кирәк дигән фикергә килгәннәр. 
–     Кешеләр 23 февральдә ял иткәндә, без, Алена, мин һәм ирем Андрей белән Ульяновск өлкәсендәге Майна бистәсенә тукыма сатып алырга бардык. 50 м нәзек флис алып кайттык. Киемнәрне әле тегә башладык кына. Аңардан 40 данә чыгар дип уйлыйбыз, – ди Евгения Николаевна. 
Хәзер әлеге ханымнарга ярдәмгә авылдашлары, чит җирдә фашизм белән көрәш шаукымын үз йөрәге аша кичергән, ике якын кешесен мәңгегә югалту ачысы белән янган Татьяна Синдирякова да кушылган. Ул – Украинадагы махсус операциядә һәлак булучы Иван Дулатовның  апасы. Ә икенче батыр Владимир Толстов  – аның бертуганының улы.  Әлеге олы йөрәкле ханым да 27 мендәр әзерләгән, озакламый тагын 27 не тапшырачагын әйткән. Ул хәрбиләрнең кул һәм аякларына бәйләү өчен таныту бәйләвечләре дә тегә икән. Шуны әйтергә кирәк:  Алена Шумакова һәм Евгения Еликова да – Ватаныбызны саклар өчен дошман белән көрәшкә ир-егетләрнең алынуын ишетеп кенә белүчеләр исәбендәге кешеләр түгел. Аленың улы яу кырына үз ихтыяры белән китсә, аларның бертуган абыйларының улы  Владимир Сандимиров мобилизацияләнүгә эләгә. 

Һәркем хәленнән  килгәнчә ярдәм итә

Алена һәм Евгения Николаевналарның һәр ниятләрен, һәр башлаган эшләрендә ярдәм итүчеләр  - беренче нәүбәттә, авылдашлары, тирә-күрше авыллар, районыбыз халкы. Мәсәлән, блиндаж шәмнәре ясау өчен күпләр балавыз, кәрәзләр алып килә. Бу эштә аеруча Түбән Колчурино авылында яшәүче Новиковлар гаиләсе ярдәм итә. Шул ук авылда кибетче булып эшләүче Наташа Варламова персик һәм ананас консервлары юллый икән. “Татлы җимешләрне безгә ярдәмгә килгән укучы балаларга ашатсак, тимер савытларны шәмнәр ясау өчен кулланабыз”, – ди апалы-сеңелле бертуганнар. Нәзек флис сатып алуга акчаны да район кешеләре җыйган, аеруча балалар бакчасы хезмәткәрләре ярдәм иткән.  “Мин вацаптагы авылдашлар төркеменә ярдәм сорап язган идем. Шуннан соң, иске тюльләр, төрле тукымалар, синтепон һ.б.ларны алып килә башладылар. Без аларны тасмалар итеп кисеп, мендәр эчлеге өчен кулланабыз. Гомумән, кемнең ничек хәленнән килә, шулай ярдәм итәләр. Авыл кешеләре тегү җепләренә кадәр алып килә. Без хәтта җыю пунктына әйләнеп барабыз. Кайберәүләр хәрбиләребез өчен кирәктер дип, сабын, сөлгеләр дә китерә. Ә Евгения белән без хезмәтебез белән ярдәм итәбез. Акча да тәкъдим итүчеләр булды, юк, без шулай ярдәм буенча үз өлешебезне кертәбез, дип әйттек. Менә Владимир Толстовның әнисе Наталья Валерьевна 45  м марля алып килде. Бар әйберләрне дә төренә карап аерып, аерым-аерым тартмаларга тутырып, язып куябыз”, – ди Алена Шумакова. Шул тартмаларга Аленаның өенә ярдәм итәргә килгән укучыларның хәрбиләр өчен төрле рәсемнәр ясап, җылы сүзләр язылган хатлары да  салына икән. “Эшләнмәләрегезне ничек, кая тапшырасыз?” - дигән сорауга Евгения: “Әйберләребез әзер булса, без аны “Ярдәм янәшә” акциясе буенча җыелып, районыбызның сугышчы-интернационалистлар Советы рәисе Рөстәм Шәйхетдинов озатуындагы гуманитар ярдәмгә илтеп тапшырабыз. Аннары Казанда яшәп, башкала белән Базарлы Матак арасында таксист хезмәтен үтәүче Александр Кулыгин да үз ихтыяры белән хәрби операция барган өлкәләргә бар кирәк-яракны илтеп тапшыруда катнаша. Без аның белән дә элемтәдә торабыз. Эшләнмәләр тутырылган тартмаларны аңа да бирәбез”, – дип аңлатты. 

 Балачактан тегәләр

Мондый эшләнмәләр әзерләү өчен, ярдәмчел булу гына җитми, кул эшләрен ярату, уңганлык, пөхтәлек тә сорала. Бертуган Алена һәм Евгения Николаевналалар – кием тегү осталары икән. Алар тегәргә, бәйләргә, чигәргә, сәйлән үрергә авылда иң яхшы тегүчеләрнең берсе булган дәү әниләре Анна Касьяновнадан балачактан ук өйрәнеп үскән.  Өч бала анасы Алена Шумакова 2018 елдан үзмәшгуль булып теркәлгән һәм өйдә кием ремонты: курткаларга замокларны алмаштыру, күлмәк тарайту, чалбар кыскарту, кесә тегү кебек хезмәтләр күрсәтә, теләк белдерүчеләргә урын-җир әйберләре тегә башлаган. Чуаш Борнае урта мәктәбендә химия укытучысы булып эшләүче һәм ире Андрей  белән биш бала тәрбияләп үстерүче Евгения Еликованың да үзен белгәннән бирле кулында энә белән җеп. 
–     Үзем өчен күлмәкләрне һәрвакыт тектем. Кибетләрдә берни дә булмаган заманнар да бар бит. Ул вакытта балаларга матур костюм-күлмәкләр тегеп кигездем. Хәзер менә районыбыз клубларына чуаш милли киемнәре тегеп бирәм. Йөздән артык күлмәк тектем инде. Ә менә Алена бу киемнәрне тулыландырырга ярдәм итә, милли баш киеме тухья һәм тәңкәле күкрәк бизәгечләре әзерли, – диде ул, теккән күлмәкләренең фотосурәтләрен дә күрсәтеп. 
 Бу ханымнар белгәннәрен балаларына да өйрәтәләр – Аленаның кечкенә улы 12 яшьлек Касьян да мендәр тышларын тегә белә, Евгениянең төпчек кызы 13 яшьлек Ярослава да тегү эшләрендә ярдәм итә икән.
–     Без бер генә минутыбызны да бушка әрәм итмибез. Телевизорны да кул кушырып карап утыра алмыйбыз. Кул һаман да нәрсәдер эшли. Хәл белергә килүчеләргә, улым янына уйнарга керүче балаларга да эш табыла. Бу минем һәм Евгениянең генә түгел, ә күмәк эш, бер төркем кешенең хезмәте булганга, без аңа исем бирергә, “Мәрхәмәтле йөрәкләр” дип атарга булдык, – ди Алена Шумакова.
Чыннан да, шулкадәр зур эшләр башкарган әлеге кешеләрне башкача атау мөмкин дә түгелдер...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев