Чуаш Кичүе мәктәбенең берләшмәсе экологик волонтерлыкны үстерү өлкәсендә җиңүче булды
11 ноябрьдә Казанның “Мәскәү” мәдәният үзәгендә Татарстан Республикасы яшьләренең “Чиста булачак” экологик хәрәкәте эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча республика фестивале узды.
Анда республиканың 33 муниципаль берәмлегеннән 300 дән артык активистлар катнашты. Шулар арасында Чуаш Кичүе мәктәбенең “Яшел патруль” экологик берләшмәсе вәкилләре дә була.
Биредә катнашучыларга кызыклы интерактив мәйданчыклар программасы оештырыла. Алар экологик кроссвордлар чишә, “Экология һәм санлаштыру” интеллектуаль уенында, “Экохыял” экологик лагере концепциясе презентациясендә катнаша, фикердәшләргә открыткалар яза, “Чиста булачак” документаль фильмын карый.
Аннары бүләкләү тантанасы башлана. Нәтиҗәдә, Чуаш Кичүе мәктәбенең “Яшел патруль” экологик берләшмәсе экологик волонтерлыкны үстерү өлкәсендә җиңүче дип табыла. Җәй айларында экологик ишегалды лагере үткәрүдә катнашканнары өчен, мактаулы 2 нче урын һәм акчалата бүләк бирелә. Ә мәктәпнең педагог-оештыручысы Наталия Илюхинага ТРның экология һәм табигый байлыклар министры А.В. Шадриков имзалаган Рәхмәт хаты тапшырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев