Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Түбән Колчуринода 9 яшьлек малай суга бата

Түбән Колчуринода 9 яшьлек малай суга бата, бәхеткә, ул исән кала. Бу авыл янында кечерәк кенә буа бар. Бүген аны зурайтып, "Хузангай" басуларын сугарырлык итеп эшлиләр. Малай-шалай әлеге сулык янында уйнарга бик ярата. Якшәмбе көнне бер малай буа ярыннан суга егылып төшә, бата башлый. Шундагы икенче малай ярдәм сорап ерак...

Түбән Колчуринода 9 яшьлек малай суга бата, бәхеткә, ул исән кала.

Бу авыл янында кечерәк кенә буа бар. Бүген аны зурайтып, "Хузангай" басуларын сугарырлык итеп эшлиләр. Малай-шалай әлеге сулык янында уйнарга бик ярата. Якшәмбе көнне бер малай буа ярыннан суга егылып төшә, бата башлый. Шундагы икенче малай ярдәм сорап ерак булмаган көтүлеккә йөгерә. Көтүче баткан малайны судан чыгарганда ул инде аңсыз була. Баланы тизрәк ашыгыч ярдәм машинасы белән башта район үзәк хастаханәсенә, аннан Казанга озаталар. Хәзер инде малай аңына килгән, сөйләшә башлаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев