Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авыл атлары ярышның бизәге булды

Сәгать унберләрдә Сабантуй ипподромында ат чабышы узарга тиеш иде. Бу турыда үзәк мәйданнан тавыш көчәйткечләр аша да кат-кат игълан ителде. Халык инде биредә бихисап җыелган. Ипподром трибунасы тулган, ат чабышы уза торган киртәләгән юлның бер ягы буеннан-буена халык белән мыж итеп тора. Әлеге тамашаны һәр елдагыча кызык һәм мавыктыргыч итеп...

Сәгать унберләрдә Сабантуй ипподромында ат чабышы узарга тиеш иде. Бу турыда үзәк мәйданнан тавыш көчәйткечләр аша да кат-кат игълан ителде.
Халык инде биредә бихисап җыелган. Ипподром трибунасы тулган, ат чабышы уза торган киртәләгән юлның бер ягы буеннан-буена халык белән мыж итеп тора.
Әлеге тамашаны һәр елдагыча кызык һәм мавыктыргыч итеп алып баручы Рифкать Сәгъдиев, узышлар менә-менә башлана, дип, халыкка таралмый көтәргә куша.
Дөресен әйтик, атлар узышын яратып караучыларны көттереп ялыктырдык бу юлы. Менә сәгать беренче яртыга авышканда Сабантуйга килгән зур кунаклар төп трибунада урын алдылар. Ат чабышының баш хөкемдары Идрис Хәмитов беренче ярышка старт бирде.
Иң элек 1600 метрлы дистанциядә юртаклар узышы булды. Бу бәйгедә "Алексеевскдорстрой"дан дүрт ат катнашты. Шулай ук күрше Спас, Аксубай районнарыннан берәр экипаж бар иде. Без, билгеле инде, үзебезнең "Хузангай" җәмгыяте юртагы һәм аның җайдагы Гомәр Баһавиев өчен җан аттык.
Күпләр Сабан туен нәкъ менә ат чабышын карар өчен көтеп ала. Юртаклар машина тизлеге белән тамашачылар трибунасы яныннан беренче әйләнеш ясап узганда халыкның аларга ничек кул чабып көч бирүен күрсәгез икән! Мондый тамаша эчендә үзеңә кайнарга кирәк шул.
Менә юртакларыбыз берничә минуттан янә әйләнеп килеп финиш сызыгын да үттеләр. Алар арасында беренче урынны җитез аргамагы белән Аксубай егете Александр Борисов яулады. Икенче, өченче урыннар "Алексеевскдорстрой" егетләренә насыйп булды.
Инде безнең өчен иң якын, иң газиз ярышка - авыл атлары узышына старт бирелергә тора. Алар ике километр озынлыктагы дистанциядә узышалар. Әлеге бәйгедә 11 чабышкы катнашты. Иң мөһиме, биредә барысы да диярлек Әлки атлары узышты. Аларны ике төркемгә бүлеп чаптырдылар. Трибуна янә урыныннан купты. Үз туганы, авылдашы өчен җан атучылар да, бөтенләй таныш булмаган бахбайларны һәм җайдакларны үз итеп көч биреп торучылар да бар иде. "Әйдә-әйдә, кызуырак, булдырасың!" дигән тавышлардан, ярыш рухыннан трибуналар гөр килеп торды.
Дистанция озын, иң чыныккан, күнекмә алган чабышкылар гына ул араны тизлекне югалтмый үтә алды шул. Нәтиҗәдә Түбән Әлкидән Айдар Хәкимов үзенең Малыш кушаматлы аты белән бу бәйгедә беренчелекне яулады. Икенче булып финиш сызыгын шул ук авылдан Салават Ишмуратов Сандугачы белән узды. Өченче урында - Алексеевскидан Каприз чабышкысы белән Евгений Павликов.
Ат чабышы карарга яратучыларны тагын бер кызыклы ярымчиста көтә иде әле. Бу юлы "старт" сызыгына ярымчиста нәселле (полукровный) атлар тезелеп басты. Монда инде Әлки атлары юк. Шулай да без үзебез ошаткан иң матур атка көч-куәт биреп тордык.
Нәселле атлар ярышы үзенә бер матур уза. Болар инде спорт өчен тәрбияләнгән маллар. Алар озын торыклары, уйнаклап торган матур гәүдәләре белән үк мәхәббәтеңне яулый.
Менә ярышка старт бирелде, атлар тузан болыты күтәреп алга ыргылды. Кем әйтә "13" саны бәхетсез дип… Нәкъ 13 нче номерлы чабышкы узышта беренче урынны яулады. Алексеевскидан Владимир Александров иярләгән Галочка иде бу. Икенче булып Балык Бистәсеннән Илһам Закиров килде. Өченче - Аксубайдан Әгъләм Гайнуллин.
Электән килгән традиция буенча, җиңү яулый алмаган атларның тезгененә ак яулыклар да бәйләнде. Моңа өстәп, узышта катнашкан һәр җайдакка бүләкләр бирелде. Билгеле инде, бүләкләрнең саллысы атлар чабышында призлы урыннар яулаучыларга тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев