Әлки районы Базарлы Матак кибетләрендә дә карбыз сата башладылар
Базарлы Матак кибетләрендә дә карбыз сата башладылар. Әле җәй башланып кына килә, ә сәүдәгә инде җылы яклардан татлы карбызлар кайтып та өлгергән. Әмма республика Роспотребнадзор белгечләре иртә өлгергән карбызга кызыкмаска киңәш итә. Бу җимеш өчен гадәти өлгерү срогы - август ае. Җәй башында сатуга чыккан карбызда нитратлар күләме зур була....
Базарлы Матак кибетләрендә дә карбыз сата башладылар.
Әле җәй башланып кына килә, ә сәүдәгә инде җылы яклардан татлы карбызлар кайтып та өлгергән. Әмма республика Роспотребнадзор белгечләре иртә өлгергән карбызга кызыкмаска киңәш итә. Бу җимеш өчен гадәти өлгерү срогы - август ае. Җәй башында сатуга чыккан карбызда нитратлар күләме зур була. Ә нитрат тиешле нормадан артса, сәламәтлеккә зыян сала. Иртә өлгергән карбызда нитратлар нормадагыдан дистәләрчә тапкыр артык. Нитратлар күләме чамадан тыш артык булган җиләк-җимеш ашагач косасы килә, тырнак, ирен, бит алмалары зәңгәрләнә, баш авырта. Йөкле хатыннар өчен ул аеруча куркыныч.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев