Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Дамир Шәйхетдинов: «Ясалма чыршыны бар уенчыклары белән Мәскәүдән алып кайттык»

Яңа ел алдыннан авыл саен матур итеп бизәлгән чыршы кую – күптәнге күркәм гадәт.

 Шулай да Түбән Әлки авылындагы әлеге урман гүзәле башкалардан аерыла: ул район үзәгендәге чыршылар белән ярышырлык дәрәҗәдә зур итеп куела һәм бизәлә иде. Шуңа да ул берничә ел иң матур чыршы буларак, җиңү дә яулады.
 Авылдашларына шундый бәйрәм кәефен соңгы ун елда биредәге эшмәкәрләр – бертуган Дамир һәм Альберт Шәйхетдиновлар тудыра. Быел да декабрь урталарында  ук алар күңел ачу мәйданчыгын әзерләп куйды. Зур түгәрәк пыяла уенчыклар, төрле утлар белән бизәлгән чыршы, Яңа ел рәсеме һәм котлау сүзләре язылган стенд куелды. Мәктәп укытучылары бирегә килеп, кардан Кыш бабай белән Кар кызын да ясап киттеләр. Шулай да быел тагын бер яңалык бар – чыршы чын түгел, ә ясалма! 
– Ясалма чыршыны бар уенчыклары белән Мәскәүдән алып кайттык. Быел ясалманы куярга уйладык, чөнки ел саен зур бер чыршы әзерләү өчен, урманга барып, берничә ылыслы агачны кисәргә туры килә иде. Ә аннары бәйрәмнәрдән соң, чыгарып ташлыйбыз. Уйлап карасаң, алар ничә ел үсә бит, – дип аңлатты безгә эшмәкәр Дамир Шәйхетдинов. 
Аннары: “Чыршы янында ел саен каникулга кайткан һәм бар авыл баласын җыя торган тау да әзерлибез. Әмма быел кар булмаганлыктан, ул эш бераз соңарды. Шулай да бу көннәрдә тау да әзер булачак”, - дип тә аңлатты ул.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев