Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дарулар сатып алуга 10 мең сум акча бирелә

Өч яшькә кадәр балалары булган гаиләләр социаль ярдәмне арттыру максатыннан, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2019 елның 12 мартындагы “Өч яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә дарулар сатып алуга түләүләр турында”гы 1095 нче карары кабул ителде.

 

Нәтиҗәдә, әлеге ташлама 2020 елның  1 гыйнварыннан өч яшькә кадәр балалары һәм җан башына кереме Татарстан Республикасында бер кешегә билгеләнгән яшәү минимумыннан артмаган һәм милек белән тәэмин итү дәрәҗәсе Татарстан Республикасының 2004 елның 8 декабрендәге 63 нче карары кушымтасында каралган кешенең милек белән тәэмин итү дәрәҗәсеннән түбәнрәк булган гаиләләргә кагыла.

Дарулар һәм башка даруханә товарларын сатып алуга түләү һәрбер баланың, уллыкка, тәрбиягә алынучының һәм өч яшькә кадәрге баланың яшәгән урын буенча бергә гомер итүче ата-ананың берсенә билгеләнә.

Тәләү күләме 10 мең сум тәшкил итә, даруларны бәйге нигезендә сайлап алынган оешманың даруханә челтәреннән сатып алырга мөмкин.

Акчаны алу өчен, кешеләргә “Ак барс” банкта максатчан блокланган шәхси счет ачарга кирәк.

Республика матди ярдәм үзәге бүлегендә максатчан блокланган шәхси счет реквизитлары булган очракта,  Үзәк бүлеге түләүне үзе күчерә, кешегә мөрәҗәгать итеп тору да соралмый.

Әлеге акча, бу түләүне билгеләү турында карар кабул ителгәннән соң, айның 26 сыннан да соңга калмыйча күчерелә, әмма аны түләү елга бары тик 1 тапкыр гына каралган.

Лилия Дормидонтова, матди ярдәм күрсәтү үзәгенең район бүлеге мөдире.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев