Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Динара һәм Руслан Сәхаповлар инкубаторда кош-кортны үзләре чыгара

Авылда яз җәйге матурлыкны гына түгел, ә күңелле мәшәкатьләрен дә алып килә.

  Бакчаңда эшләр башланганчы ук, кешеләр кош-корт асрау хәстәрен дә күрә башлый. Кемнәрдер әлеге каурыйлыларны үзе өчен үстерә, икенчеләр итен сатармын дип, бүгеннән кайгырта башлый. Ә кошларның исә нинди зурлыктагысы кирәк, шундыйларны сатып алу мөмкинлеге бар. Без Базарлы Матакта яшәп, күпләп кош үстерүче Динара һәм Руслан Сәхаповлар турында язганыбыз бар иде инде.  Бүген янә аларга тукталырга булдык. Чөнки бу тырыш гаилә эшчәнлекне бераз үзгәрткән. Алар инкубатор сатып алып, чебешләрне үзләре үк чыгара башлаган. Эшмәкәрләр безгә әлеге эш нечкәлекләре турында сөйләде, тәҗрибәләре белән уртаклашты, кош үстерүчеләргә кайбер киңәшләрен бирде. 


–    Инкубатор сатып алып, кош-корт чыгару эшмәкәрлекнең бөтенләй башка юнәлеше. Яңа алымны куллану фикере ничек килде, кыенлыклар булдымы?


–    Беренче тапкыр күпләп каурыйлыларны 2020 елда алдык, чебеш, үрдәк үстерек. 2021 елда бер тәүлеклек бройлер чебиләрен 4000 баш сатып алдык. Күпләр беләдер: аларны сабый бала кебек карарга кирәк. Дөрес тукландыру, җылылык режимын саклау мөһим. Шундый зур беренче тәҗрибәбез уңышлы булды: кошларны югалтуларсыз үстереп, итен урнаштыра – сата алдык. Яңа чыккан чебиләрне үстерә алгач, нигә әле инкубаторны үзебезкә алмаска,  дигән фикер туды. Шул турыда укый, өйрәнә башладык. Өстәвенә, районда үзләре чебиләр чыгарып, халыкка сатучы да юк. Сораучыларга алып сатарлар гына алып кайтып бирә. Нәтиҗәдә, узган ел Мәскәү фирмасыннан 4000 йомыркага исәпләнгән инкубатор сатып алдык. Узган ел 2 тапкыр – чебиләр, бер тапкыр үрдәкләр чыгардык, – ди ирле-хатынлы Сәхаповлар.


–    Шулкадәр күп йомыркаларны кайдан аласыз? Чыгымнар да шактый кебек, сау-сәламәт чебиләр чыгу бик мөһим бит?


–    Бройлер чебиләре йомыркаларын без чит илнекен – Словакия, Испаниядән кайтартылганын алабыз.  Алар башта Мәскәүгә кайта, без андагы фирмалар белән эшлибез. 1-2 ай алдан заказ биреп куябыз. Әлегә алданганыбыз юк: йомыркаларның 80-85 проценты чебиле була. Билгеле, инкубаторны беренче тапкыр кулланганда, бик нык борчылдык. Әлеге җайланманы җитештерүчеләр белән элемтәдә торык, фотосурәтләр, видеолар җибәрдек. Җайланма автомат булып, йомыркаларны үзе әйләндереп, дымлылык, җылылык режимын сакласа да, кешенең барысын да көйләп, җайлап торуы мөһим бит. Бәхеткә, барысы да уңышлы булды, исән-сау, җитлеккән чебиләр тишелеп чыкты. 


–    Чебиләрне үзегез үстерү өчен генә чыгарасызмы? 


–    Без бу каурыйлыларны чыккан көненнән үк, ягъни бер тәүлеклекләрне дә сата башлыйбыз. Билгеле, кош үскән саен бәясе  дә арта. Чөнки монда аларны ашаткан ризык та, карау өчен куелган хезмәт тә, башка чыгымнар да кертелә. Быел бройлер чебиләре 4 мартта чыктылар, хәзер алар бер айлыклар инде. Чебиләрне сату буенча кыенлыклар күрмибез, бер алган кеше безгә, һичшиксез, тагын мөрәҗәгать итә. Урнаштырылмый калганын үзебез үстереп, ит түшкәләрен сатабыз.


–    Чыгымнарга килгәндә, әлеге кош-кортка азык күп кирәктер? Аны кайдан аласыз?


–    Бу каурыйлылар нык, таза, сау-сәламәт булып үссен өчен, аларга витаминнарга бай туклыклы азык ашату мөһим. Без фабрика күрсәткеченә – махсус таблицага карап эш итәбез. Ничә көнлек кош-кортка нинди ризыкны күпме ашатырга кирәклеген бер граммына кадәр үтәп эш итәбез. Шул вакытта билгеле бер зурлыкта тиешле авырлык та була. Мәсәлән, 30 көнлек чебиләрнең авырлыгы 1,5 кг булырга тиеш. Узган ел бераз хилафлыклар булса да, быел без шул күрсәткечләргә ирешеп барабыз. Катнаш азыкны үзебез ясыйбыз. Бөртекне, итле-сөякле онны һәм башка бар катнашмаларны сатып алабыз һәм кул белән барысын бергә бутыйбыз. Аннары тарттырабыз һәм бөртеклибез. Бөртекләмәсәң, чебиләр сайлап, тәмлесен генә ашаячак, яратмаганын тибеп бетерәчәк. Ә аңа үсү өчен бар азык та кирәк. Шуңа да чебиләргә бар витаминнары да катнаштырылып, бөртекләнгән катнаш азык ашату бик мөһим.  Җайланмаларын – тегермәнне, бөртекләгечне, тавык йонын йолкучы җайланмаларны үзем ясадым. Чөнки барысын да сатып алуга гына калса, кошчылык бик кыйммәткә чыга, – ди Руслан Әнвәр улы. 


–    Чебиләр авырмасын өчен, чисталыкны саклау бик мөһим дип әйтәләр. 


–    Без кош-корт асрау белән әле яңа шөгыльләнә башлаган гаилә. Чебиләр өчен махсус теплица салынмаган. Алар өчен әзер сарайны гына җылытып, вентиляция көйләп әзерләдек. Бу, билгеле, кыенлыклар да тудыра. Тәҗрибә арткан саен, нәрсәнедер үзгәтергә, җайлый төшәргә туры килә. Бройлер чебиләре – алар бик нәзберек, авыруларга аеруча тиз бирешүчән кошлар. Шуңа да чисталыкны бик нык саклау мөһим. Без алар янына йортта йөргән галошлар белән кермибез, һичшиксез, аяк киемен алмаштырабыз. Чит кешеләрне, бик теләкләре булса да, сатып алучыларны да анда кертмибез.   


–    Соңгы елларда “кош гриппы” белән дә куркытып торалар. Сез саклану чараларын күрәсезме?


–    Беренчедән, илгә кертелгәндә үк йомыркалар тикшерү уза. Аннары без районыбызда да ветеринария  берләшмәсеннән тикшертеп, рөхсәт алабыз. “Кош гриппы” – бик куркыныч авыру. Аны булдырмау ул безнең үзебезгә дә бик кирәк.  Чөнки ул бар кош-кортның берьюлы юкка чыгуына китерә. Шуңа без үзебез үк чебиләр тизәген лабораториягә тикшерүгә бирәбез. Быел да моны эшләдек һәм авыру булмавын раслаучы кәгазьне алдык.  Авыру китереп чыгырмауның тагын бер таләбе – йогышсызландыру. Без бер партия тавыкларны үстереп, урнаштырып бетергәннән соң, алар асралган урынны яхшылап эшкәртәбез. Шуннан соң гына икенче яшь чебиләрне чыгарып, шул урында асрарга була. Үстергәндә дә махсус дару кулланып, аның төтенен җибәреп йогышсызлыйбыз, су эчә, ашый торган савытларны да даими эшкәртәбез. 

–    Хәзер хайван, кош-кор үстергәндә антибиотик куллану,  аларның зыяны турында да сөйлиләр. Гомумән, сездә үскән кош ите ниндирәк була?

–    Антибиотикны без беренче өч тәүлектә генә бирәбез. Шунсыз мөмкин түгел, чөнки бройлер чебиләре авыруларга аеруча бирешүчән була. Аннары 5 көн витаминлы азык ашатабыз. Шул вакытта антибиотик алар тәненнән чыгып та бетә. Моннан соң чыгырылачак чебиләргә кайбер авырулардан вакцинация үткәрергә дә уйлыйбыз. Моңарчы күпләп авырганнары булмаса да, башка тәҗрибәләргә таянып, саклык чараларын алдан күрү яхшырак дип уйлыйбыз. Үзебез үстергән кош итенә килгәндә, ул кибетнекеннән күпкә аерыла,  аларда авыл тавыгы ите тәме була.  Катнаш азыкны файдалы бөртекләрдән үзебез ясыйбыз бит. 

–    Ә кош-кор түшкәләрен сатуда кыенлыклар юкмы соң?

–    Хәзер ярминкәләр даими үткәрелә. Башкалада да оештырыла. Без берсеннән дә калмыйбыз. Дәрвишләр бистәсендәге безнең өчен әзерләнгән мөйданчыкта үз урыныбыз, хәзер үз сатып алучыларыбыз бар. Ярминкәләрдә һәрвакыт катнашканыбыз өчен, әле бүләкләндек тә. 2021 елда башкаланың Совет районы башкарма комитетының, 2022 елда Казан башкарма комитетының, 2023 елда шәһәр мэре Илсур Метшинның үз кулыннан Рәхмәт хатлары алдык. 

–    Кош-корт асраучыларга чебиләрне сатып алганда нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк, үстергәндә нинди нечкәлекләрне күз алдында тотарга? Сүзебез ахырында киңәшләрегезне бирсәгез иде. 


–    Яшь чебиләрне сатып алганда, аларның хәрәкәтчәнлегенә игътибар итү мөһим.  Әгәр ул аякларына утыру ягын карый икән, димәк, сау-сәламәт түгел. Без моны әле үзебез дә үткән ел гына ачыкладык. Аннары кешеләр бройлер чебиләрен сатып алгач, аларны зур мәйданга җибәрә һәм аннары аяклары озынаеп китүдән зарлана. Чынлыкта 1 кв. метрда 18-20 кош үсәргә тиеш. Бройлер чебиләренең бурычы бер урында ашап симерү. Алар йөгереп йөрергә тиеш түгел. Аннары 5 кг га кадәр үстерү дә отышлы түгел. Яхшы ашаткан очракта алар 2 айда 3,5 кг була. Бу – иң яхшы авырлык. Вакыт та аз уза, ите дә тәмле була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев