Динара Вәлиәхмәтова: «Җиләк җыйганда табигатьнең матурлыгына карап сокланам»
Динара Вәлиәхмәтова, Түбән Биктимер авылы, менеджер:
– Нәкъ менә җир җиләге җыйган вакытым, – дип көлде миңа танышым, сораштыру үткәрү өчен шалтыраткач. Әмма шул ук вакытта әңгәмәдәшем үзенең бу җәй нигъмәтен җыярга яратмавын да әйтте. “Болында нишләп йөрүең соң ул?” – дип кызыксынгач, Динара: “Бу – күңел рәхәтлеге алу түгел, ә чынлыкта күбрәк гаилә гадәтедер, мөгаен”, – дип аңлатты.
– Әти-әнием өчен җыям. Әни – чын тылсымчы. Ул бик тә тәмле итеп җиләкле бәлешләр пешерә һәм безне кыш буе сыйлый. Шуңа да җимешнең бер өлешен туңдырып куя, аларны төрле ризыклар әзерләгәндә куллана, – дип, җавабын тулыландырып та үтте ул. Аннары җир җиләген ничек җыю күңеллерәк булуы турында да сөйләде.
– Гаилә яисә дуслар белән бергә килсәң – бөтенләй икенче хәл. Болай ук күңелсез түгел. Кызык хәлләр сөйләшеп, көлешеп тә аласың, тулып килгән чиләгеңне күрсәтеп, мактанып та куясың, – диде ул.
Шунысы кызык: җиләк җыярга яратмаса да, әңгәмәдәшем моның уңай якларын да күрә булып чыкты.
– Аның каравы, мин табигатьнең матурлыгына карап сокланам, – дип куйды Динара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев