Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татар Төгәлбәенең борынгы мәчете ярымаен яңа мәчет манарасына куйганнар

Әти-әнидән, әби-бабайлардан мәчетләр турында ишеткәннәремне, үземнең кайбер хатирәләремне искә алып үтим әле.

  Безнең Төгәлбәй авылы башта Кузнечиха районына керә иде. Авыл зур, меңнән артык кеше яши иде. “Кызылармеец” колхозында бер “Фордзон” һәм каен шакмаклар ягып эшли торган бер чылбырлы трактор бар иде. Калган күп кенә эшләр кул һәм ат көче белән башкарылды. 
1941 елда башланган Бөек Ватан сугышына безнең авылдан 189 кешене алдылар. Аларның 130 ы яу кырларында, әсирлектә һәлак булган, 59 ы, кайсы сау-сәламәт, кайсы инвалид булып авылга кайткан. Алар барысы да колхоз эшендә теләп катнашты. Инвалидларга һәм әтиләре сугышта һәлак булган балаларга хөкүмәт бераз пособия бирә иде. 
Хатыным Хәсибәнең дә әтисе Ибраһим хәрби офицер, сугышта һәлак була. Аның бердәнбер кызына 18 яшенә җиткәнче пособие түләгәннәр. 
Сугыш вакытында Сталин әмере белән солдатларга 100 грамм спирт бирә булганнар. Әтием Идиятулла безгә: “Мин Сталин күчтәнәчен эчмәдем”,–дия торган иде. Ул вакытларда татар халкы аракы эчү дигән нәрсә белән мавыкмый иде. Дин тыелган булса да, халык Аллаһы Тәгаләгә ышана иде бит. Шулай да сугыштан әйләнеп кайткан 4-5 ир-ат эчәргә хәвәс булып, исереп теләсә кемгә бәйләнә, хәтта сугышып йөри иделәр. 
1930 елларда дин аеруча нык кысыла башлагач, авылда мәчетләр бетте. Соңгы тапкыр Төгәлбәйдә мәчетне 1904 нче елда төзегән булганнар. Шул мәчетнең манарасын кисеп, клубка әйләндерәләр. Идән асты биек, идәне ике катлы булган әлеге бинада авыл советы шушы исерекләрдән котылу өчен айныткыч ясап куя. Исерекләрне 4-5 сәгатькә шушы такта җәйгән, салам түшәлгән идән астына ябалар да, яннарына чиләк белән су, кружка куялар. Бикләгәндә кесәләреннән шырпы, тәмәкеләрен алалар. Ишекне тыштан бикләп бер комсомолны сакка куялар. Исерекләр башта күпмедер вакыт акырып-бакырып ишеккә типкәләгәч, тынып калалар. Вакыт узгач, дежур торучы егет: “Я, фәлән абый, айныдыңмы инде?”–дип сорый. Уңай җавап алгач, чыгарып, өенә озатып куя. 
Мәчетләребезнең тагын берсен мәктәпкә әйләндерәләр. Ничектер әлеге 1500 нче елларда ук салынган мәчетнең манарасы киселми кала. Шунда ук балалар бакчасы да бар иде, үзем дә йөргәнемне хәтерлим әле. Аннары сеңелем Зәйнәпне дә 7 яшенә җиткәнче шушы бакчага йөрттек. Соңрак мәчетне икмәк склады итеп тә кулландылар. Ә 1961 елның җәендә көчле җил-давыл вакытында аның манарасы авып төште. Очына куелган бронзадан ясалган айны мәчеттән ерак түгел яшәүче Закир бабай йортына алып кереп келәтенә сакларга куйган. 
Әлеге айның кабат кирәге чыкты: 2000 нче елда төзелгән яңа таш мәчетнең манарасына куйдылар үзен. Билгеле, әйбәтләп чистарттылар, хәзер шушы борынгы ай матур булып ерактан ук ялтырап тора. Мәчетне биш ел төзеделәр, авылда һәм читтә яшәүче төгәлбәйлеләрнең күпчелеге бу эшкә акчалата ярдәм күрсәтте. 
Дөрес, акча җыйдың да, эш бетте дигән сүз түгел, аны бит әле оештырырга да кирәк. Монысы өчен Ильяс Идиятуллинга, Гәбдерәүф Шәмәрдәновка, Ильнур Гыйльмановка зур рәхмәт, алар тырыштылар. Материал кайтарту, төзүчеләрне эзләп табып, Чуаш Республикасыннан кадәр ташчылар китертү - алар эше. Мәчет бик матур булып чыкты, хәзер биредә җомга һәм гает намазлары укыла. Мәчет эшчәнлеген Равил хәзрәт оештыра. 
Шунысы мәгълүм: динне кысырыклаган елларда Әлки районының берничә авылында мәчет манарасы киселми кала. Нигә дигәндә, манара кисүчеләргә авыл халкы сәнәкләр белән коралланып каршы чыга, аларны мәчеткә якын җибәрми. Коралланган милиция килсә дә, кан коюны булдырмас өчен дип, хокук сакчылары чигенергә мәҗбүр булалар.  Халык бердәм, кыю булса, теләсә нинди эшне булдыра бит ул. 
Бу истәлекләрем үзем белгән, әммә инде вафат булган, тырыш, уңган авылдашларым, быел 101 яшен узып бакыйлыкка күчкән Нургазиз ага Хисмәтов рухына дога булсын дигән теләктә калам. 
Сөләйман Шакиров, 
хезмәт ветераны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев