Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Егетләребез актив тормыш алып баралар, чиста, ачык күңеллеләр»

Инвалидлар ункөнлеге кысаларында Карга авылында концерт булды.

 Бу чарада физик мөмкинлекләре чикле Фәнил Вәлиев, Линар Яруллин матур итеп җырлар башкардылар. Алар клубның иң еш кунаклары – һәрбер чарада теләп катнашып киләләр.  
–     Егетләр тумыштан ук гарип булуларына карамастан, калган кешеләрдән аерылып тормыйлар – шулай ук актив тормыш алып баралар, чиста, ачык күңеллеләр. Авылда гына түгел, районда узган чараларда да гел катнашып торалар. Ярышлардан алып кайткан грамота-дипломнары, бүләкләре әйтеп бетергесез күп. Авылдашлары да үзләрен бик ярата, гел ярдәм итәләр, хәлләрен белешеп торалар. Менә үзләрен район үзәгендә булачак концертта катнашырга алып барырга дип уйлыйм әле. М.Лисенков исемендәге музей экспонатлары белән дә таныштырасым килә,  – дип, фикер-ниятләре белән уртаклашты безнең белән Карга авыл клубы мөдире Фирдәвес Шәһитова. 
Шулай ук, ул физик мөмкинлеге чикле Равил Низамовны да мактап сөйләде. Равил күбрәк спорт ярышларын ярата – шашка, шахмат уйный. Авылның иң ачык йөзле кешесе ул – әллә каян күреп алып, елмаеп сәлам бирә. Әнисенең уң кулы, бик зур ярдәмчесе.
Егетләр  өчесе дә мәчеткә йөриләр, биш вакыт намаз укыйлар. Ә Фәнил мәчеттә көн дә азан әйтә. Кул эшләре белән шөгыльләнергә ярата, төрле эшләнмәләр ясый – андыйлар турында “алтын куллы” диләр. Йорт эшләрен башкарырга дип, кечкенә трактор да ясаган. Ниндидер техниканы төзекләндерү аңа бер дә авырлык тудырмый.


– Линарның, кызганычка каршы, күптән түгел әти-әнисе мәрхүм булдылар. Хәзер ул үзе генә тора, шуңа да карамастан аның өе чиста-пөхтә, бөтен җире җыештырган, ашарына пешкән. Кунакка күршеләренә керә яисә без кереп чыгабыз. Ә бик нык сагынган вакытларында аны Түбән Әлкидә яшәүче сеңлесе Ләйлә алып китә, – диде Фирдәвес Фоатовна. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев