Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ел башыннанТатарстанда 20 меңнән артык СНИЛС проактив варианта рәсмиләштерелгән

​​​​​​​Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәбәриткәнчә, 2022 ел башыннан Татарстанда якынча 20 650 СНИЛС номеры проактив вариантта, ягъни гражданнарның мөрәҗәгатеннән башка гына рәсмиләштерелгән.

  ЗАГС органнарында яңа туган сабыйны теркәгәннән соң, мәгълүматлар автомат рәвештә Пенсия фондына тапшырыла. Фонд белгечләре мөстәкыйль рәвештә балага СНИЛС тутыралар һәм әнинең дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетына хәбәр җибәрәләр.

        "2020 елдан башлап дәүләт яки муниципаль хезмәтләрдән файдалану өчен шәхси счетның иминият номеры язылга нкәгазь таныклыгы буллу таләп ителми. Баланың шәхси лицевой счётының иминият номеры (СНИЛС) турындагы мәгълүматны ата-аналарга мобиль җайланмада саклап калу һәм сораган җиргә хәбәр итүдә җитә ", - дип ачыклык кертте Әлки районы пенсия фонды җитэкчесе Рәис Галләмов.

Баланың СНИЛСы турындагы мәгълүмат әнисенең шәхси кабинетына килсен өчен, дәүләт хезмәтләре порталында күрсәтелгән анкета мәгълүматларының Пенсия фондына ЗАГС органнарыннан кергән белешмәләр белән туры килүе шарт. Шуң күрә хатын-кыз фамилиясен алмаштырган очракта әлеге мәгълүматларны порталда да яңартырга киңәшителә. Югыйсә, баланың СНИЛСы ананың шәхси кабинетында чагылыш тапмаска мөмкин. Әни кеше дәүләт хезмәтләре порталында теркәлү узмаган очракта, СНИЛСны Пенсия фондына яки күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп алыргамөмкин,. Уллыкка бала алган гаиләләр өчен шулайук СНИЛСны рәсмиләштерүнең элеккеге мөрәҗәгать итү тәртибе саклана, чөнки кирәкле белешмәләрне бары тик уллыкка алучылар үзләре генә бирә ала.

СНИЛСны электрон варианта сакларга, теләгән очракта гади кәгазьдә бастырып алырга мөмкин.  Элек бирелгән барлык иминият таныклыклары да гамәлдә булуын дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев