Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ел башыннан ЗАГСның район бүлегендә 3 сабый – 1 кыз һәм 2 малай тууы теркәлгән

Бала туу – һәр гаилә өчен дә бик мөһим һәм шатлыклы вакыйга.


Түбән Әлки авылында яшәүче Альбина һәм Марат Хәмәтҗановларның кызлары Алинә туган. Ул – Әлки районында теркәлгән беренче яңа туган бала. Хәмәтҗановларның кыз һәм уллары бар инде, ул – гаиләдәге өченче сабый. 

Түбән Әлки авылындагы тагын бер гаилә Регина һәм Айнур Вәлиуллиннар да шундый ук шатлыклы хәл кичергән:  аларның да өченче сабыйлары – уллары Айназ дөньяга аваз салган. 

Өченче балалары туу сәбәпле, Хәмәтҗановлар һәм Вәлиуллиннар гаиләләре күп балалы гаилә исемен ала. 
Югары Матакта яшәүче Надежда һәм Валерий Советниковларның гаиләләре дә – күпләргә үрнәк. Алар гаиләсендә 6 нчы бала туган. Аңа исә Назар дип исем кушканнар. 

Сабыйлар өйләргә күңелле мәшәкатьләр, шатлык алып килә. Менә бит ул бәхет!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев