Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Электрон хезмәтләрне кулланасызмы? Сораштыру

Кулланылган коммуналь хезмәтләр өчен инде күптән өйдән яисә эш урыныннан гына да интернет ярдәмендә электрон юл белән түләргә мөмкин.

Күпчелек эре банклар, шулай ук махсус онлайн һәм мобиль сервислар шундый хезмәтне күрсәтә. Ул вакытны, күпмедер акчаны янга калдырырга, түләүләрне үзеңә уңайлы вакытта башкарырга мөмкинлек бирә.  

Бүгенге көндә теркәлгән урыннарында яшәмәүчеләр дә байтак. Ул ерак чакрымнарда калган фатир, йорт өчен кулланылган хезмәтләргә ерактан торып түләү мөмкинлеге дә бирә.  Кыскасы, мондый замана үзгәрешнең, саный китсәң, уңай яклары бик күп. Ә безнең райондашларыбыз мондый хезмәтне файдаланамы? Электрон түләү ысулына карата аларның карашы нинди? Берничә әлкиледән без шул хакта сораштык. 

Ленар Хәбибуллин, Базарлы Матак:

–     Гаиләм белән район үзәгендә яшим. Коммуналь түләүләр өчен акчаны электрон юл белән күчерәм. Бу ысулны күптәннән кулланам, 6 еллап вакыт үткәндер дә инде. Счетчик күрсәткечләрен дә шундук язып куябыз. Яшь кеше булгангамы,  моны өйрәнү бер дә кыенлык тудырмады.  Заманадан артта калып булмый бит инде. Моны һәркем шулай эшләргә тиеш кебек, чиратларда торырга кирәкмәү – үзе дә ни тора бит! 

Фәридә Әхмәтҗанова, Апак авылы:

–     Миңа 68 яшь, күптән лаеклы ялда инде. Коммуналь хезмәтләр өчен һәрвакыт почта хезмәткәре аша түләдек. Шлуай уңайлы кебек иде. Әмма менә ике ай элек авылыбыздагы почта элемтәсе бүлеге ябылды. Алга таба нишләргә, дигән сорау туды. Түләү кәгазьләрен тотып, һәрвакыт башка авылга яисә район үзәгенә йөреп булмый бит инде. Әлегә Димитровград шәһәреннән кайткан кызым телефон аша электрон юл белән акчаны күчерде. Бик уңайлы югыйсә, өйдән чыгасы да юк. Кулымда банк картасы да бар, пенсия акчасы шунда күчә. Әкренләп, үземә дә өйрәнергә туры килер, дип уйлыйм. Килеп туган үзгәрешләр, моны эшләргә мәҗбүр итә. 

Алена Галләмова, Базарлы Матак:

–     Коммуналь хезмәтләр өчен телефонга онлай түләү кертелүгә үк, моны куллана башладым. Өйрәнү бернинди кыенлык тудырмады, аның бернинди дә авырлыгы юк. Беркая да барырга, кәгазьләрне сакларга кирәкми. Бик уңайлы. Эштән арып кайткач, уңайлы канәфигә утырасың да тиешле акчаны күчерәсең һәм тыныч кына яшисең. Моның өчен, гадәттә, түләү кәгазендәге штрих-кодны кулланам. Әмма әгәр дә ул үтми икән, “Газпром”, “Энергосбыт” кушымталары аша керәм. 

Людмила Брендина, Демидовка авылы:

–     Йорт чыгымнары өчен түләүләрне район үзәгендәге почта бүлегендә түлим. Ни өчен электрон ысулны кулланмыйсыз дигәндә, каядыр дөрес басмыйча, акчаны янга җибәрүдән куркам. Юл кыенлык тудырмый, Демидовка авылынла яшәсәм дә, мин Базарлы Матакның урта гомуми белем бирү мәктәбенә көн дә килеп эшлим. Почта бүлегендә кеше күплектән дә зарланмыйм, чөнки квитанция кәгазен алуга ук түгел, ә берәр атна үткәннән соң гына түләргә керәм.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев