Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Елның иң яхшы гимназисты” титулына Алия Мөхәммәткәримова ия булды

Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме җылы һәм күңелгә ятышлы рухта, бик матур итеп үткәрелде.

Чыгарылыш сыйныф укучыларын район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов котлагач һәм алдагы имтиханнарда уңышлар теләгәч, быел мәктәпне тәмамлаучы егетләр һәм кызларга бирелде сүз. Алар төпле белем биргән укытучыларына һәм гимназия адресына рәхмәт әйттеләр, эчкерсез хушлашу сүзләрен җиткерделәр. Быел гимназиянең тугызынчы сыйныфын 29 үсмер һәм унберенче сыйныфны 10 егет һәм кыз тәмамлый.
 Гимназия директоры Фәридә Яруллина укучыларының барысының да чыгарылыш имтиханнарын уңышлы тапшырасына ышаныч белдерде. 
–Моның өчен алшартлар җитәрлек: сез сынау рәвешендә үткәрелгән имтиханнардан әйбәт нәтиҗәләр күрсәттеегез, төрле фәннәрдән олимпиадаларда уңышка ирештегез,–диде ул.
Тантаналы линейкада гимназияне тәмамлаучылар гына түгел, аларның әти-әниләре дә катнашты. Мәсәлән, ачык җете төсләрдәге футболкалар киеп алган әниләр ал йөрәкләр төсле итеп ясалган шарлар тотып күңелле бию күрсәттеләр, моның белән алар балаларын яратуларын аңлаттылар. 
Соңгы кыңгырау бәйрәменең иң югары ноктасы, мөгаен, гимназияне тәмамлаучылар арасында ел саен үткәрелә торган бәйгенең нәтиҗәләрен игълан итү булгандыр. “Елның иң яхшы гимназисты” титулына Алия Мөхәммәткәримова ия булды. Әдилә Мусинаны исә “Ел лидеры” дип атадылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев