Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә әлкилеләргә бүләкләр тапшырылды

​​​​​​​“Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсе барышында район башлыгы Александр Никошин район советы аппараты җитәкчесе Илмир Шәфиевка һәм “Колос” кинотеатры операторы Екатерина Кимаевага “Бердәм Россия” партиясе әгъзасы таныклыкларын тапшырды.

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрүгә керткән өлеше өчен Карга авыл җирлеге башлыгы Минһаҗев Рамил Вакыйф улы Әлки муниципаль район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Күпьеллык намуслы хезмәте өчен һәм юбилее уңаеннан “Базарлы Матак” идарә компаниясе директоры Лотфуллина Румия Гомәр кызы Әлки муниципаль район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев