Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Фаил көрәшне бик ярата иде…”, диләр Әлки районында

Түбән Әлки мәктәбе спорт залында мәктәпнең элекке укучысы Фаил Хәмәтшин истәлегенә татарча көрәш бәйгесе булды. Әлеге ярыш Фаилнең бертуган энесе Илфат инициативасы белән үтте, барлык чыгымнарны да ул үз өстенә алды. Спорт залының түрендә Фаил Хәмәтшин рәсеме белән турнир баннеры эленгән. Ни аяныч, Фаил яшьли арабыздан китеп барган. -Фаил 2008...

Түбән Әлки мәктәбе спорт залында мәктәпнең элекке укучысы Фаил Хәмәтшин истәлегенә татарча көрәш бәйгесе булды. Әлеге ярыш Фаилнең бертуган энесе Илфат инициативасы белән үтте, барлык чыгымнарны да ул үз өстенә алды.

Спорт залының түрендә Фаил Хәмәтшин рәсеме белән турнир баннеры эленгән. Ни аяныч, Фаил яшьли арабыздан китеп барган.

-Фаил 2008 елда автомобиль авариясендә һәлак булды. Ул Түбән Камада укып юрист белгечлеге алган гына иде әле. Спортны бик яратты. Бигрәк тә татарча көрәш белән мавыкты. Абыйны үзе укыган мәктәптә спорт ярышы үткәреп искә алырга булдык, -ди Илфат.

Илфат үзе дә спортка мөкиббән егет икән. Ул КФУ да укып физик тәрбия укытучысы профессиясе алган. Дөрес, соңгы елларда Казанда эшмәкәрлек белән шөгыльләнә, төзелеш эшләре фирмасын җитәкли. Аның абыйсы истәлегенә ярыш оештыру башлангычы Түбән Әлки мәктәбендә дә,

ДЮСШта да хуплау таба.

Ярышка авыл халкы да, башка күп мәктәпләр укучылары да җыелган иде. Бәйгене бик оста һәм мавыктыргыч итеп районыбызда яхшы мәгълүм тренер Рифкать Сәгъдиев алып барды. Ә район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов ярышны оештыручыларга рәхмәт белдерде.

-Фаҗигале төстә арабыздан китеп барган Фаил хәтеребездә һәрчак шундый яшь егет булып сакланыр,-диде Рәшит Абрарович. -Мондый хәсрәтләр бер генә йортка да килмәсен иде. Ә Фаилне шулай спорт аша искә алуыбыз бик әйбәт күренеш.

Илфат Хәмәтшин ярышның 150 мең сумлык призлар фондын булдырган.

-Фаил истәлегенә турнирны беренче үткәрүебез әле,-ди ул. -Тора-бара, бу эштә бераз тәҗрибә туплагач, район, республика бәйгеләре оештыру хыялыбыз да бар.

Фаилнең әтисе Фоат та биредә иде. Аның өчен бу көн, бер яктан, йөрәк ярасын яңарту булса, шул ук вакытта улының исеме туган мәктәбендә, яшьтәшләре арасында яңгыравына күңеле дә булгандыр.

Ярыш келәмендә мәктәп укучылары, авыл егетләре бил алышты. Югары Әлки клубы мөдире Фәния Минһаҗеваның җырлавы, биюче егетнең ике метр озынлыктагы тере елан белән чыгыш ясавы спорт чарасын төрләндереп һәм ямьләндереп җибәрде. Бәйге көне буе барды. Мәктәп ашханәсендә көрәшчеләрне һәм тамашачыларны кайнар ризык белән сыйлап тордылар. Кыскасы, Фаил Хәмәтшин истәлегенә оештырылган турнир бик матур узды. Җиңүчеләр кубок, дипломнар, акчалата призлар һәм, әлбәттә, тамашачыларның көчле алкышлары белән бүләкләнде.

Бәйгенең җиңүчеләре

Егетләр

30 кг 1.Альберт Рәхмәтуллин (Базарлы Матак)

2.Фәнил Низамиев (Әхмәт)

3.Алексей Сардулов ( Иске Тахталы)

35 кг 1.Илназ Хәмидуллин (Базарлы Матак)

2.Инсаф Кәлимуллин (Түбән Әлки)

3.Данис Закиров (Татар Борнае)

40 кг 1.Алмаз Хәйруллин (Яңа Салман)

2.Данил Мәрдиев (Әхмәт)

3.Илназ Мәхмүтов (Алпар)

45 кг 1.Раил Шиһапов (Әхмәт)

2.Азат Задаев (Яңа Салман)

3.Данил Зәйнуллин (Алпар)

52 кг 1.Алмаз Хикмәтуллин (Татар Борнае)

2.Фәнзил Мисалов (Түбән Әлки)

3.Шәүкәт Нуретдинов (Базарлы Матак)

56 кг 1.Рәмзил Абдуллин (Ташбилге)

2.Салават Мәрдиев (Базарлы Матак)

3.Риназ Мәхмүтов (Алпар)

65 кг 1.Фәнис Ибәтуллин (Иске Салман)

2.Рәсим Әхмәров (Базарлы Матак)

3.Анар Масимов (Алпар)

Ир-атлар

65 кг 1.Раил Минһаҗев (Югары Әлки)

2.Алмаз Абдуллин (Ташбилге)

3.Эльвир Хәйруллин (Яңа Салман)

70 кг 1.Рәмзис Сәлахов (Базарлы Матак)

2.Радик Нурмөхәммәтов (Яңа Салман)

3.Радик Минһаҗев (Югары Әлки)

75 кг 1.Фидаил Зибәтов (Иске Чаллы)

2.Айрат Фәттахов (Карга)

3.Илнур Шәмчетдинов (Иске Чаллы)

75 кг дан югары

1.Илназ Хафизов (Базарлы Матак)

2.Алмаз Хафизов (Базарлы Матак)

3. Айрат Гайнетдинов (Түбән Әлки)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев