Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фәния Сабирова: “Вакцина кадатырга ике атнага соңга калдым”

Фәния апа Сабирова белән без коронавируска каршы вакцина ясатырга район хастаханәсендә чират торганда очраштык.

Ул узган ел ковид чирен йоктырып, Казандагы госпитальдә яткан икән.
 Фәния апаның, андагы газапланулары хакында сөйләгәндә, бүген дә тавышы калтырый. “Чак үлемнән калдым, йоклый алмыйм, берничә минут кына йоклап китсәм пәри-җеннәр күз алдыма килә. Тирә-юнемдә үлем белән тарткалашучы авырулар ыңгыраша. Ә бит мин коронавирустан вакцина ясаткан идем. Әмма ясатуга авырып та киттем. Табиблар ике атна алдан прививка ясасаң бу кадәр җәфаланмаган булыр идең, диделәр. Хәзер менә алты ай саен вакцина кадатам. Ходай ул чирләрне башка күрсәтмәсен”, – ди әңгәмәдәшем Фәния апа.
Менә вакцина алырга миңа чират җитте. Процедура бүлмәсенә үтәм. Шәфкать туташы Алсу Яруллинада вакцина кадатканым, ревакцинация үткәнем бар. Кулы җиңел, укол кадаганны тоймадым да.
Бүген исә ул “назальная вакцина“ ясарга киңәш итте. Мин бу прививканы алгач, үзем дә чирләмим, йогышлы вирусны да йөртмим икән. Беренче тапкыр вакцинадан соң кулның укол урыны бераз авырткан иде. Ә “назальная“ дигәнен борынга сиптереп кенә ясыйлар. Сиптергәндә мин Алсу әйткәнчә, борын аша сулышны эчкә алдым. Авызда бераз ширбәт тәме булды. Шуның белән прививка тәмам. Икенчесен нәкъ өч атнадан аласы була икән.
Алсу Яруллина район эчке эшләр бүлеге, ветеринария, медицина хезмәткәрләре коллективлары йөз процент коронавирустан прививка ясаттылар диде. Соңгы атналарда укытучылар, балалар бакчалары хезмәткәрләре вакцинаны күпләп ясатканнар. “Өлкәннәр дә әлеге чирнең нинди начар булуын аңлап, күп ясаталар“,  – диде шәфкать туташы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев