Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Флера Гайнетдинова: “Каһәр суккан чир икән, прививка ясатыгыз, балалар!”

Бу дөньяда 78 ел яшәп, шатлыгын да, авырлыгын да күп күрдем. Ирем Равил белән 57 ел гомер итеп, дүрт бала үстердек.

 Ике улыбыз да “кайнар нокталарда” хезмәт иттеләр. Шөкер, һәр балабызның үз тормышы бар, оныкларыбыз, оныкчыкларыбыз үсә. 40 ел каенанам белән татулыкта яшәдем, 27 ел иремнең авыру абыйсын карадым.  63 яшемә кадәр фермада сыерлар саудым. 
Быел менә тагын бер сынау узарга язган икән – коронавирус дигән зәхмәт белән чирләдем. Апрель аенда авылыбызда күпләрне аяктан екты бу авыру. Минем үземдә югары температура да булмады. Әмма күкрәгем чәнчеп сызлады, тамак авыртты, бик нык өшеп калтырандым. Хәлем бик авырайгач, фельдшерыбыз Сания Гыйматдинова “ашыгыч ярдәм” чакыртып районга алып китте. Үзебезнең хастаханәдә биш көн яткач, Чистайга озаттылар. Кешене тәмам эштән чыгара торган, бик каһәр авыру икән бу. Тамакка ризык үтми, җеп өзәрлек хәл юк, үпкә чәнчи, йоклап китсәң, салкын тиргә батып уянасың.
Чистай хастаханәсенең өч каты да шушы ковид йоктыручылар белән шыплап тулган. Бик авыр хәлдәгеләр, кислород сулап кына торучылар күп. Үлүчеләр дә байтак. Без авылдан җиде кеше яттык. Безнең Алпардан да шушы вирус аркасында якты дөньядан китүчеләр булды. Табибларны, шәфкать туташларын да кызгандым. Баштанаяк төренгән киемнәр киеп, алар иртә таңнан төнгәчә аяк өстендә. Безне бик карадылар, дәваладылар, рәхмәт. Фельдшерыбыз Сания Гыйматдиновага да рәхмәтебез чиксез. Безнең бәхеткә районга кайткан игелекле бәндә ул. Шушы мәрхәмәтле медицина хезмәткәрләре аркасында исән калдык, терелеп аякка бастык. 
Хастаханәдә авырып  ятканымны искә төшерәм дә, боларны кичергәнче 100 сыер савар идем, дим. 
Чирләүчеләр арасында, ник алданрак прививка ясатмадым икән, дип терсәген тешләүчеләр дә күп булды. Сүзем шул: зинһар, прививка ясатыгыз. Әнә кайнем Илгиз белән килендәшем Сурия күптәннән кадаттылар аны. Бернидән курыкмыйча, бөтен җиргә йөриләр. Инде соңгы вакытта күп якыннарым кадатты ул уколны.
Әле бит хастаханәдән чыккач та дәвалануны дәвам иттем. Бик күп әгъзаларга зыянын салып өлгерә икән ул мәкерле инфекция. Бихисап дарулар язып бирделәр, ярты пенсиям шунда китте. Сәламәтлегегез сафтан чыгып, өстәвенә күпме акчагызны даруга сарыф итәргә теләмәсәгез, ясатыгыз прививканы. Минем, күпне күргән өлкән кешенең сүзенә колак салыгыз. Сәламәтлек бер генә ул. Аны югалткач соң була, кадерен белегез, каһәр төшкән авырудан сакланыгыз!

 

Флера Гайнетдинова, 
хезмәт ветераны, 
Иске Алпар авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев