“Гаилә илһам чыганагы” дип исемләнгән зур концерт үтте
24 гыйнварда район мәдәният йортында “Гаилә илһам чыганагы” дип исемләнгән зур концерт үтте.
Ул илебездә “2024-Гаилә елы” һәм Татарстанда “Фәнни-технологик үсеш елы” уңаеннан узган смотр-конкурс концертларына нәтиҗәләр ясауга багышланган иде.
Район башлыгы Александр Никошин ел дәвамында барган әлеге концертларда йозләгән әлкиле чыгыш ясады, халкыбызга рухи, милли азык бүләк итте, диде.
– Бүген мәдәният хезмәткәрләре иң әйбәт чыгышларны тамашачылар хозурына тәгьдим итәрләр. Февральдә 2025 ел Ватанны саклаучылар елы уңаеннан узачак смотр-конкурс концертларына старт бирелер, – диде Александр Никошин.
Район башлыгы Рәхмәт хатлары былтыр иң уңышлы чыгыш ясаган коллективларга тапшырылды. Дәрәҗәле дипломнарга Базарлы Матак мәктәбе, Нәби Дәүли исемендәге гимназия, балалар иҗат йорты, ”Ромашка”, ”Салават күпере”, ”Төремкәй” балалар бакчасы коллективлары ия булдылар.
Гала концертны мәдәният хезмәткәрләре Гөлия Яруллина һәм Эльвира Зыятдинова бик оста, дәрәҗәле итеп алып бардылар.
Концерт барышында, шулай ук,узган ел әйбәт чыгыш ясаган хезмәт коллективларына район башкарма комитеты һәм мәдәният бүлеге Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләре тапшырылды.
Тулы тамашаша залы белән узган концертта бик шәп чыгышларны халык көчле алкышларга күмде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев