Геннадий Зюгановны Әлки җирендә каршыладык
Россия Федерациясе Үзәк комитеты Рәисе Геннадий Зюганов икенче тапкыр Әлки районына килде. Ул бездә 2022 елда, Татарстан Уяв бәйрәме уздырылганда, булган иде.
Геннадий Зюганов 1993 елдан бирле Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты. Ул Россия Федерациясе хезмәт Герое, философия фәннәре докторы. Илебезнең шундый дәрәҗәле кунагын, Әлки районы чигендә каршы алу үзе мәртәбә.
Мәскәүнең олы вәкилен район башлыгы Александр Никошин, “Звениговский” җәмгыяте җитәкчесе Иван Казанков, “Хузангай” җитәкчесе Евгений Чугунов каршы алдылар. Мәртәбәле Геннадий Зюгановка Әлкинең сылу кызлары ипи- тоз, чуаш халкы эчемлеге – сыра тәгъдим иттеләр. Ә район мәдәният йөрты хезмәткәре Марс Ибраһимов , төрле халык көйләрен гармунда суздырды. Анысы Геннадий Андреевичка бик тә ошады, ул Марс әфәндегә имза куеп бүләк тапшырды, аның белән анерым фотога төште.
Аннан, районыбызның дәрәҗәле кунагы Геннадий Зюганов белән бар халык, Сиктермә авылында узасы, Уяв бәйрәменә юл тотты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев