Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы баш автоинспекторы Рәис Сафин: рульгә утырган һәр кеше үзенең һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең гомеренә сак карарга бурычлы

Юл ваемсызлыкны, хаталануны кичерми. Моңа гыйбрәтләр, әрнүле мисаллар җитәрлек. Статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, ел саен Россия юлларында кечкенә бер шәһәр халкы кадәр кешенең гомере өзелә. Аларның күпчелеген актив хезмәт яшендәгеләр тәшкил итә. Һәлакәтләрдә зыян күрүчеләрнең 20 проценты инвалид булып кала. Әлеге фаҗигале хәлләрдән сабак аласы урынга, юлда кагыйдә-кануннарны санга сукмаучылар, үзләрен һәм бүтәннәрне куркыныч астына куючылар очрап тора.

Ә бездә юл хәрәкәте иминлеге белән бәйле вәзгыять нинди? Район ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе полиция майоры Рәис Сафин белән шул хакта сөйләшәбез. Сүз – баш автоинспекторга.

 

–Быелның тугыз аенда районда тугыз юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Аларда бер кешенең гомере өзелде, тугыз кеше зыян күрде. Узган елның шушы чорында ун авария булган, анда өч кеше үлгән, 15 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган иде.

Гомумән алганда районда соңгы сигез елда аварияләрнең кимүе  күзәтелә (дөрес, узган 2019 ел монда искәрмә булып тора).

Әйтергә кирәк, һәр юл-транспорт вакыйгасы җентекләп анализлана, аны китереп чыгарган сәбәпләр ачыклана, мондый хәлләрне булдырмый калу чаралары күрелә. Районның полиция хезмәткәрләре белән берлектә профилактика рейдлары үткәрелә, юлларның торышы кайгыртыла, йөртүчеләр әзерләүче автомәктәпләргә таләпләр арттырыла, аңлату эшләре алып барыла. Гомумән, профилактика чаралары – безнең эшебездә төп юнәлешләрнең берсе. Теләсә кайсы юл-транспорт һәлакәтенең сәбәп-нәтиҗәләрен ачыклауга караганда аны булдырмый калу яхшырак.

 

Юлда фаҗигагә китергән беренче сәбәп – эчүчелек. Алкогольнең игътибарны туплау сәләтен бик нык киметүе яхшы мәгълүм. Рульгә эчкән килеш утыру үзе үк инде җинаять. Быел районда өч авария салмыш йөртүчеләр гаебе белән килеп чыкты. Аларның берсендә исерек шофер үзе дә үлде. Мондый һәлакәтләрдә өч кеше зыян күрде.

Кызганыч, елдан елга юлларда “градуслы” йөртүчеләр саны кимеми диярлек. Бу ел башыннан бирле безнең автоинспекторлар руль артына “кызган хәлдә” утырган 42 йөртүчене тоткарлады. Әле бит бу хокук сакчылары кармагына эләккәннәре генә. Югыйсә транспорт белән исерек килеш идарә итүчеләр өчен кырыс җәза каралган. Беренче тапкыр эләккән салмыш йөртүче 1,5-2 елга “права”сыннан колак кага, 30 мең сум штрафка тартыла.

Административ җәза срогы узгач бер ел эчендә кеше тагын руль артында спиртлы эчемлек кулланган хәлдә тотылса, аңа инде 200 меңнән 300 мең сумга кадәр штраф салына, 1,5 елдан 3 елга кадәр транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм ителә. Аңа карата җинаять эше кузгатыла. Быел бездә сигез йөртүче әнә шулай кабат исерек хәлдә эләкте.

 

Шунысы яхшы, исерек йөртүчеләрнең кешеләр иминлегенә янавын аңлаучы актив гражданлык позицияле райондашларыбыз арта бара. Алар салмыш хәлдә транспорт белән идарә итүче бәндәләр хакында полициягә я ЮХИДИ бүлекчәсенә хәбәр итәләр. Без шунда ук әлеге сигналларны урынга барып тикшерәбез. Быел кешеләрнең уяулыгы аркасында берничә исерек йөртүче тоткарланды, бәла чыгарырга өлгерми калды. Гомумән, җәмгыятьтә исерек йөртүчеләргә карата түзеп тора алмаслык мөнәсәбәт булдырырга кирәк.

 

Кайвакыт хатын-кыз йөртүчеләр турында тәнкыйтькә корылган фикерләр ишетергә туры килә. Янәсе, алар граната тоткан маймылга тиң, юлда хәвефле вәзгыять тудыралар. Моның белән һич кенә дә килешмим. Киресенчә, гүзәл затлар руль артында үзләрен үтә җаваплы тотулары, юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәүләре, башкаларга ихтирамлы мөнәсәбәтләре белән аерылып торалар. Машина белән идарә итәргә алынучы  ханым һәм туташлар елдан-ел ишәя. Моны хупларга гына кирәк.

 

Юлларда транспорт хәрәкәте киеренкелеге арта бара. Районның автомобиль паркында хәзер 6,5 мең транспорт чарасы исәпләнә. Шуның 6 меңгә якыны – физик затларда, ягъни аерым кешеләрдә. Әмма моны аварияләргә китерүче төп сәбәп димәс идем. Әлбәттә, юллардагы вәзгыятне билгеләүдә кеше факторы бик зур роль уйный. Шул ук вакытта урам юллары челтәренең  тиешле хәлдә булуы гаять мөһим әһәмияткә ия. Юлларны яктырту, киңәйтү, юл билгеләрен  яңарту, тротуарлар салу мәсьәләләрен һәрдаим күз уңында тотабыз. Әйтик, бүген безне район үзәгендәге светофорның тиешенчә эшләмәве борчый. Бу проблемалар юл хәрәкәте  иминлеген тәмин итү буенча район комиссиясе утырышларында да тикшерелә. Алар эзлекле рәвештә гамәлгә ашырыла. Быел Юхмачы авылындагы трассаны яктырту мәсьәләсе хәл ителде. Киләсе елга Салман аша узучы автомобиль юлына да яктырткычлар куелачак.

 

Кешене юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә, юлда тәртипле һәм сак йөрергә ничек өйрәтергә, инандырырга соң? Минемчә, бу гаиләдән, ата-ана, аннан соң мәктәп тәрбиясеннән килә. Юлда йөрү культурасы балага кечкенәдән үк сеңдерелергә тиеш. Әлбәттә, ата-ананың шәхси үрнәге дә бик мөһим. Хәзер инде нәниләр балалар бакчасыннан ук уен төсендә  җәяүлеләр һәм йөртүчеләр үтәргә тиешле кагыйдәләрне өйрәнәләр. Алтыдагы – алтмышка, дип халыкта юкка гына әйтмиләр бит. Мин дәүләт автоинспекциясе системасында 1994 елдан бирле эшлим. Бу вакыт эчендә кешеләрнең юлда дисциплиналылыгы, законтыңлаучанлыгы үсә баруы сизелә. Яшьләрнең күпчелеге аек, сәламәт яшәү рәвешен өстен күрә. ЮХИДИ юнәлеше буенча штрафларны вакытында түләмәүчеләр саны да кими.

Бәхеткә, соңгы елларда районыбызда балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре булганы юк. Монда, билгеле, профилактика чаралары да нәтиҗәсен бирә. Быел мәктәп автобуслары паркы яңартылды – җиде яңа машина кайтты. Бу да балаларның хәвефсезлеген тәэмин итүдә зур адым.

 

Һичшиксез, юл хәрәкәте иминлеге күп факторларга бәйле. Шулай да, тәҗрибә күрсәткәнчә, аварияләргә китерүче төп сәбәп – транспорт йөртүчеләрнең һәм җәяүлеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәве. Юл хәрәкәтендә катнашучы  һәр кеше юлда үзе генә булмавын, элементар кагыйдәләрне үтәмәүнең дә фаҗигале нәтиҗәләргә китерергә мөмкин булуын исендә тотсын, игътибарлы, уяу һәм сак булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев