Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гөлфирә Нургалиева: “Хушлашмыйм, азга гына саубуллашам”

Кышкы буранлы февраль кичендә район мәдәният бүлеге хезмәткәре Гөлфирә Нургалиева әлкилеләрне тәүге тапкыр үз концертына җыйды.

Әллә ни күп афишалар бирү дә соралмый, райондашларыбыз, бер-берсеннән ишетеп тә, Базарлы Матакның мәдәният йорты тамаша залын тутырып килә. Шулай булмый ни: бар чараларда катнашкан, сәхнәдән төшмәгән Гөлфирә Илшат кызын барыбыз да яхшы белә бит. Моңлы тавышы белән әсир итүенең шаһиты әле бер генә тапкыр да булмаганнардыр. Район мәдәният бүлегендә эшләвенә аның 20 елдан артык вакыт узган бит. Димәк, күңелдә халыкка җиткерерлек байлык та җыелган. Шул ук вакытта гомернең дә  тәҗрибә тупланган, әмма көч-дәрт әле ташып торган бер билгесенә җителгән. Гөлфирә Нургалиева менә шул 45 яшьлек матур юбилее уңаеннан да үткәрергә кыя бу концертны. Әйе, үзе өчен зур адым ясый ул. Чөнки күңелен зур икеләнүләр били: оештырып чыга алырмынмы, моны халык ничек кабул итәр, бәйрәмгә килерләрме? Әмма сиңа ярдәм итәргә әзер ирең, апаң, әниең янәшәңдә булганда, нинди эшкә дә алынсаң да ярый. 

–    Күңелем белән бу концертка озак әзерләндем. Бернәрсәне дә миннән киткәнче, иясенә җиткәнче дип эшләгәнем юк. Мин эшләгән эш матур, зәвыклы, мәгънәле булырга тиеш. Әйе, күңелдә курку да булды. Хәзер бит җырчылар күп, танылыган артистлар да тамаша залын авырлык белән җыя. Шул ук вакытта иҗатымны яратучылар барлыгын да беләм, чөнки мәдәният йортындагы төп эшемнән тыш, күп еллардан бирле әле тамада да булып эшлим. Иремә рәхмәт: син дә алынмасаң, кем тагын, инде дип, мине рухландырды. Апам Гөлнара: “Ярдәм итәчәкбез”, – дип көч бирде. Әнием догадан калдырмам, дип тынычландырды, – дип искә ала Гөлфирә Илшат кызы, концертны оештыру вакытларын искә алып.

 Халык алдында чыгыш ясар өчен, ул күңел күтәрә торган, дәртле җырларны сайлый. “Әйе, хәзер ил өчен авыр вакыт, махсус хәрби операция алып барыла, ир-егетләребез яу кырында безне саклый. Бу хакта без азга гына да онытмыйбыз. Кеше бераз ял итсен, авыр уйлардан азга гына булса да читләшсен дә кебек. Аннары бу минем юбилей концерты бит. Аны бәйрәм кебек үткәрү дөресрәктер, дип уйладым”, –  ди җырчы. 

Концертны бик тә оста итеп, урыны белән көлдереп, шаян номерлары белән катнашып, сүз остасы Раил Рамазанов алып барды. Гөлфирәне котларга дип, дуслары Энҗе Шәйморзина, Ринас Шиһапов, төркемдәше Лилия Муллагалиева килгән иде. Алар халык яраткан җырларны башкарып, концерт бизәге булдылар. Гөлфирәгә җыр тамашасын оештырырга хезмәттәшләре дә ярдәм икән – Ленар Гыймаев – тавыш операторы, ут кую эшләрен башкарса, Алмаз Даутов слайдлар өчен җавап тота, Эльвира Нурлыхакова вокалчы була.  Гөлфирә Нургалиева, концертны оештырырга алынгач, хуплавы өчен, мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллинага, сәхнәгә менеп, җылы котлау сүзләре ирештергән мәдәният йорты директоры Рөстәм Шәйхетдиновка да рәхмәтле. Юбилей бәйрәмендә җырчы үзенә карата да рәхмәт сүзләрен ишетә. Аңа, Әлки районында мәдәният үсешенә шәхси өлеш керткәне, озак еллар нәтиҗәле эшләгәне өчен, район башлыгының Мактау грамотасы һәм ТР мәдәният министрлыгының Рәхмәт хаты тапшырыла. 

Гөлфирә Илшат кызы беренче чыгышының уңышлы узуы кешеләрнең гаилә концертын сагынуы белән бәйледер, дип уйлый. Чөнки бәйрәмдә бер нәселнең буыннан-буынга килгән сәләте күренеп, аннан туганлык җылылыгы да бөркелә бит. Сәхнәгә Гөлфирәнең әнисе Галия Заһидуллина чакырылды. Ул бик тә моңлы итеп “Җил капка” җырын башкарды. Бертуган апасы Гөлнара Әхмәрова, музыкаль белем алмаса да, җыр-моңга бик тә сәләтле кеше. Апа-сеңелнең икәү бертуганнар турында башкарган җыры тыңлаучыны дулкынландырмый калмагандыр. Гөлфирәнең ире Равилнең дә сәхнәдән җырларлык моңы бар. Алма агачыннан ерак төшми: Булат әнисе белән бергә баянда көй сиптерсә, Салават җырлап бирде. 

Кыскасы, концерт бер сулышта узды. Аны әлкилеләрнең бик тә яратып кабул итүе бүләк ителгән кочак-кочак чәчәк бәйләмнәреннән һәм соңыннан җырчының интернет битендә язган рәхмәт сүзләреннән дә күренде. Мәсәлән, берәү: “Гөлфирәнең матурлыгына сокланып утырдым. Иптәше дә бик чибәр. Бииләр, җырлыйлар, тавышлары моңлы. Әйтеп бетергесез матур гаилә. Исән-сау булыгыз, эшегездә уңышар телим”, – дип язган, мактау сүзләрен кызганмый. “Концерт бик яхшы оештырылган. Үзенә бертөрле, күңелгә якын булып узды”, – дигән икенчесе. “Соңгысы булмасын”, – дигән тагын берсе. Мондый очрашулар тагын булыр әле, дибез без дә. Чөнки җырчы яңа йомгаклау җырында: “Хушлашмыйм әле, бары азга гына саубуллашам”, – дип сузды бит. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев