Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гүзәлия Рәхмәтуллина: Үземне бик бәхетле хис иттем

Соңгы елларда күңелгә якын бер күренеш – Авыл көне үткәрү гадәткә кереп бара.

   Күптән түгел, табигатьнең иң матур бер чорында, 20 августта, районыбызның гүзәл почмакларыннан берсе, әниемнең туган авылы – Абдул Салманга, шул туфракта туып-үскән уллар һәм кызлар, кунаклар нәкъ шундый бәйрәмгә җыелдылар. Алар, бер-берсен бик сагынышып әти-әни йортына җыелган бер гаилә балалары сыман, яратышып, кочаклашып очраштылар. Авыл исә һәммәсен киң колач җәеп каршы алды, һәр баласын үзенең яшел, йомшак куенына сыендырды.  Назлы җиле чәчләрдән сыйпады, ягымлы кояш нурлары бит очларыннан үпте, агачларның талгын гына тибрәлгән яфраклары, үзара шыбыр-шыбыр килеп, очрашу мизгелләренең куанычын уртаклаштылар. Бәйрәм үткәрү өчен махсус әзерләнгән урын янындагы мул балыклы  елга сабыр гына агуы, матур итеп төзекләндерелгән һәм һәр килүчене татлы суы белән сыйлаучы Изге чишмә яңгыравык челтерәве белән күңелләрне әсир итте.
Туган авылларын сагынып кайткан абый-апалар яулык читләре белән кабат күрешү сөенеченнән нурлы йөзләре буйлап бер-бер артлы тәгәрәгән энҗе бөртекләрен тотарга тырыштылар; эне- сеңелләр, бер-берләренә карап, шат елмаеп, ныгытып кул кысышып һәм кайнар кочаклашып, сөйләшеп туя алмадылар; яшел хәтфә келәм өстендә шау-гөр килеп уйнашкан сабыйлар авылның саф һавасын сулап ләззәт алдылар. Өзлексез яңгырап торган күңелле-дәртле көйләр, җыр-музыка ямь өстенә ямь өстәп торды. Туган авыл зур канәгатьлек белән, тыйнак кына һәр күренешне күзәтеп, якынлык, туганлык, очрашу хисләреннән исергән балаларын сүзсез генә  сөйде, иркәләде, назлады. 
Халыкның бер өлеше – өлкәнрәк буын вәкилләре, мәйдан тирәли тезелеп утырды, яшьрәк хатын-кызлар өстәл әзерләү хәстәренә кереште. 
Авылдашларына әлеге онытылмас мизгелләрне бүләк итүче, башлап йөрүче оештыручыларның берсе – Гомәр хәзрәт һәр күңелгә үтеп керерлек яңгыравык, моңлы тавышы белән, Коръән сурәсе укып, Авыл көнен башлап җибәрде. Һәммә катнашучы хәзрәт укыган дога- сүрәләрне игътибар белән тыңлады, Аллаһыбыздан аларны кабул итүен, изге теләкләрне  тормышка ашыруын сорап дога кылды. 
Аннары Абдул Салман авылы халкын, район башлыгы Никошин Александр Федорович һәм шәхсән үз исеменнән, әлеге күркәм бәйрәм белән котлап, районыбызның башкарма комитеты җитәкчесе Руслан  Морадымов чыгыш ясады. Руслан Хәлил улы, тумышы белән шул авылныкы булган районыбызның Инвалидлар җәмгыяте рәисе  – Вайыс Даутов һәм авылның яшәешенә, ягымлы кояш сыман балкуына үзеннән зур өлеш керткән элекке совхоз рәисе – Рафаэль Ибәтуллин район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр. 
Иске Матак авылы җирлеге башлыгы Марина  Худякова, үз чиратында, авылның бүгенге халәте, яшәеше, уңган-булган, тырыш  халкы турында җылы сүзләрен әйтте, бәйрәм котлавын җиткерде. 
Әлки районының Мактаулы гражданины; Татарстанның атказанган икътисадчысы; Түбән Кама шәһәренең Аксакаллар Шурасы, районның “Туган төбәкне өйрәнүчеләр” җәмгыяте әгъзасы; нәсел шәҗәрәләрен төзү остасы Мансур  Ганиев та, авылдашларын һәм килгән кунакларны Авыл көне белән генә котлап калмыйча, үзенең китапларын да бүләк итте. Мансур абый, шулай ук изге гамәлләре өчен авылдашлары исеменнән Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән Зөфәр  Шәрипов, бүгенге көндә инде мәрхүм булган, әмма исән чагында авылга төрле яклап ярдәм күрсәтеп торган Ильяс  Хәбибуллин  исемнәрен телгә алып, рәхмәт сүзләрен ирештерде. 
Районыбызның мәдәният йорты хезмәткәрләре: Эльмира Зыятдинова, Эльмира Шиһапова, Алмаз Сафиуллин, Гөлфирә Нургалиева, Рамилә Гайфуллина, Аида Гайнетдинова, Любовь Борисова матур, дәртле җырлары, биюләре, күңелле уеннары, сәнгатьле, үтемле сөйләүләре, нурлы елмаюлары белән дөрләп янган бәйрәм учагының утларын сүндермичә, ялкын өстәп тордылар. Бәйрәмгә дип җыелган халык рәхәтләнеп кушылып җырлады, биеде, күңел ачты. Көянтә-чиләк белән су ташу, кашыкка йомырка салып йөгерү, аркан тарту кебек уеннарда олысы-яше бик теләп катнашты. Бәйрәмнең һәр өлеше мавыктыргыч, кызыклы, тәэсирле булды. Гәрчә араларында башка милләт вәкилләре булса да, бер-берләренә карата җылы караш, якын мөнәсәбәт, уңай мөгамәлә, киеренкелекнең булмавы, үз – үзләрен нәкъ бер гаилә балалары сыман тотулары игътибарга лаек иде. 
Сергей  Калмыков   җитәкчелегендәге Иске Матак авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре дә күрше авылларында гөрләп үтүче бу чарадан читтә калмадылар. Чын күңелләреннән ялкынлы музыкаль котлау бүләк иттеләр.
Үз исеменнән авылдашларына Мактау хатлары һәм затлы бүләкләр тапшырып, очрашу мизгелләренә онытылмаслык уңай хис-тойгылар, шатлык бүләк итүе өчен, гомер сукмакларында истәлекле даталарын билгеләп үтүче Флюра һәм Мөбарәкҗан Зиһаншиннар, Дамирә һәм Фәрит Гәрәевлар, Дания апа Сафина, Рауза апа Ганиева район аксакаллар шурасы әгъзасы, хөрмәтле Гомәр хәзрәт Сәләховка олы рәхмәтләрен белдерделәр.
Бәйрәмнең икенче өлешендә халык, татлы сый – нигъмәтләрдән сыгылып торган, һәр кеше утырырлык итеп җайлап ясалган мул өстәл янына чакырылды. Җиләк- җимеш, яшелчә, төрле төрдәге камыр ризыклары, тәм-томнар янында казанда пешкән, хуш ис бөркелә торган пылау һәм шифалы чишмә суыннан кайнатылган самавыр чәенең тәме әле дә авызда саклана. Табынны бизәүдә шактый кеше катнашты, әмма иртәдән кичкә кадәр аш-су өчен бөтен җаваплылыкны үз өсләренә алып, җиренә җиткереп башкаручы Руфия һәм Рөстәм Гомәровларны, Мөнирә Фәттахованы аерып әйтми мөмкин түгел. Казан шәһәрендә яшәп тә, туган нигезләрен ташламаучы, ел әйләнәсендә кайтып, әти –әниләре яшәгән өйләргә җан өреп, карап, яңартып, матурлап торучы, үз эшләренең осталары – тәҗрибәле, уңган, ягымлы йөзле, тәмле сүзле, алтын куллы пешекчеләр Руфия һәм Мөнирә апалар җан җылысын кушып пылау пешерсәләр, Рөстәм абый, изге теләкләрен тели-тели, матур көйләрен көйли-көйли самавырлар чыжлатты. Табигать кочагында дуслар-туганнар, кунаклар бергә җыелып сыйлану, гәпләшү-бернигә дә алыштыргысыз мизгелләр. Үз сабагында шытып чәчәк аткан гөлләр сыман, авыл кешеләре  матурлык бөркеде, изге теләк-фикерләре белән уртаклашты, йотлыгып, җылы очрашу мизгелләренең хис-тойгыларын җиткерергә ашыкты. Ул йөзләрдәге сөенеч, ул ләззәт сүз белән язып бетерерлек түгел иде.
Бәйрәмдә катнашкан  һәр авылдаш исеменнән чара узасы урынны җыештырып, көйләп, тәртипләп куйган алтын куллы Сәет абый Мифтаховка һәм Фәрит абый Гәрәевкә зур рәхмәт әйтәсе килә. 
Әлбәттә, чарада булган һәммә кеше авыл көне үткәрүнең, барлык мәшәкатьләрен үз өстенә алган,  төп оештыручы Гомәр хәзрәт Сәләховка  олы рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Әлеге бәйрәмдә катнаша алу мөмкинлеге булу белән мин үземне бик бәхетле хис иттем. Чөнки ул көнне газиз әниемнең туган нигезендә булып, туган апабыз Физалия белән Тәлгать җизнәбез әзерләгән татлы аш-судан авыз иттем; балачакта сөекле әнием уйнап-үскән, инде яшүсмер булгач, серләрен, хыялларын уртаклашкан күл буйларында булдым, кадерлем йөргән урам буйлап атладым, дәү әти, дәү әниләрем, туганнарым яткан мәңгелек йортны  зиярәт кылдым. Укылган догалар кабул кылынып, һәммәсенең урыннары оҗмахта булсын, рухлары шат ятсын иде. 
Бу көн онытылмас ядкәр булып, күңелләрнең түрләрендә үз урынын биләде. Никадәр генә бәйрәмнең төгәлләнүен теләмәсәк тә, аерылышу минутлары җитте. Озакка җитәрлек көч, дәрт, җан азыгы, яхшы кәеф туплап, әкренләп таралыштык, ә авыл,  яңа очрашулар көтеп, моңсу гына озатып калды.
Гүзәлия Рәхмәтуллина, 
Яңа Салман авылы. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев