Гыйнвар урталарында “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты – хатын-кыз күзлегеннән” дигән район конкурсы үткәреләчәк
Конкурста катнашучылар 6 номинациядә көч сынаша алалар. "Хатын-кыз ана" номинациясендә акыллы, тәрбияле балалар үстерүчеләргә бәя бирәчәкләр. Мәдәният, сәнгать, мәгариф өлкәсендә зур уңышларга ирешкән хатын-кызлар өчен махсус номинация бар. Шулай ук "Хатын-кыз - лидер", "Минем язмышым - минем һөнәрем", "Хатын-кыз -бизнес-леди" номинацияләре дә кызыксыну тудырырлык. Өлкән яшьтәге ханымнарга аерым бәя бирелер....
Конкурста катнашучылар 6 номинациядә көч сынаша алалар.
"Хатын-кыз ана" номинациясендә акыллы, тәрбияле балалар үстерүчеләргә бәя бирәчәкләр. Мәдәният, сәнгать, мәгариф өлкәсендә зур уңышларга ирешкән хатын-кызлар өчен махсус номинация бар. Шулай ук "Хатын-кыз - лидер", "Минем язмышым - минем һөнәрем", "Хатын-кыз -бизнес-леди" номинацияләре дә кызыксыну тудырырлык. Өлкән яшьтәге ханымнарга аерым бәя бирелер. Ә менә ир-егетләрне конкурста хәйрия эшчәнлеге, кешелеклелек һәм мәрхәмәтлелек категорияләреннән чыгып бәяләячәкләр. Теләге булган һәркем бәйгедә катнаша ала. Заявканы мәдәният бүлегенә китерергә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев