Хатирәсе, шигырьләре яши
"Татарстан-Яңа гасыр" телеканалының 31 октябрьдә булган "Әдәби хәзинә" тапшыруы якташыбыз Шамил Маннаповка багышланды. Тапшыруда шагыйрьнең тормышы, иҗаты шактый киң яктыртылды. Телевидение фондында сакланган язмалардан әдипнең үзе укуында байтак шигырьләрен ишеттек. Журналистлар Шамил Маннаповның туган авылы Татар Мулласында да булганнар. Шагыйрьнең туганнан туган энесе Нургаләм Маннапов абыйсы хакында истәлекләрен уртаклашты. Район...
"Татарстан-Яңа гасыр" телеканалының 31 октябрьдә булган "Әдәби хәзинә" тапшыруы якташыбыз Шамил Маннаповка багышланды.
Тапшыруда шагыйрьнең тормышы, иҗаты шактый киң яктыртылды. Телевидение фондында сакланган язмалардан әдипнең үзе укуында байтак шигырьләрен ишеттек. Журналистлар Шамил Маннаповның туган авылы Татар Мулласында да булганнар. Шагыйрьнең туганнан туган энесе Нургаләм Маннапов абыйсы хакында истәлекләрен уртаклашты. Район музее хезмәткәре Рамилә Галиева да якташыбыз хакында матур итеп сөйләде. Әдипнең оныгының дәү әтисе шигырьләрен саф татар телендә сөйләвен ишетү дә бик күңелле булды. Шагыйрь сүзләренә язылган "Рәхмәт сиңа", "Солдатта булган диләр", "Керфегеңә тамармын мин" кебек җырлар яңгырады. Бу тапшыру татар әдәбиятында күренекле урын тоткан якташыбыз Шамил Маннапов өчен горурлык хисләрен тагын да көчәйтте. Ни аяныч, ул үзе инде арабызда юк, октябрь аенда аның вафатына өч ел тулды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев