Хдебодаровка мәктәбендә бюджеттан тыш средстволарга сигез тәрәзә пластикка алыштырылган
Хлебодаровка мәктәбе бинасы әле чыгыштырмача яңа. Шуңа әлеге уку йортында республика программасына кереп ремонт эшләре башкару тиз генә күренми. Ә мәктәптә җылы тормый. Дөрес, газ казаны да иске. Мәктәпнең агач рамлы тәрәзәләре дә шактый тузган, җылыны сарыф итә. Шуңа монда үз көчләре белән тәрәзәләрне алыштыру эшенә керешкәннәр. Мәктәпнең ярдәмче хуҗалыгында...
Хлебодаровка мәктәбе бинасы әле чыгыштырмача яңа.
Шуңа әлеге уку йортында республика программасына кереп ремонт эшләре башкару тиз генә күренми. Ә мәктәптә җылы тормый. Дөрес, газ казаны да иске. Мәктәпнең агач рамлы тәрәзәләре дә шактый тузган, җылыны сарыф итә. Шуңа монда үз көчләре белән тәрәзәләрне алыштыру эшенә керешкәннәр.
Мәктәпнең ярдәмче хуҗалыгында симертелгән үгезләрне сатып, шуның хисабына тиздән спорт залындагы тәрәзәләрне дә пластикка алыштырырга җыеналар. Район мәгариф идарәсе исә киләсе уку елына кадәр биредәге газ казанын яңартырга ышандырып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев