Иртәгә олы бәйрәм - Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтәбез.
Аңа әзерлек эшләре күптәннән алып барылды. Бу истәлекле датаны каршылап төрле бәйрәм чаралары, кичәләр дә үткәрелде. Иң зур чаралар, билгеле, бу көннәрдә булачак.
Район авылларында бүген һәм иртәгә Җиңү көненә багышланган тантаналы митинглар, ветераннар белән чәй мәҗлесләре, концертлар...
Иртәгә олы бәйрәм - Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтәбез.
Аңа әзерлек эшләре күптәннән алып барылды. Бу истәлекле датаны каршылап төрле бәйрәм чаралары, кичәләр дә үткәрелде. Иң зур чаралар, билгеле, бу көннәрдә булачак.
Район авылларында бүген һәм иртәгә Җиңү көненә багышланган тантаналы митинглар, ветераннар белән чәй мәҗлесләре, концертлар була, бүләкләр тапшырыла.
Район үзәге Базарлы Матакта "Хәтер вахтасы" акциясе кысаларында Мәңгелек ут янында бүген һәм иртәгә шәрәфле каравыл тора.
9 Май иртәсендә Азат итүче солдат һәйкәле янында тантаналы митинг һәм концерт була. Шулай ук Җиңүчеләр парады булачак. Ә район мәктәпләре укучылары "Үлемсез полк" акциясе кысаларында фронтовик туганнарының, бабаларының портретлары белән Базарлы Матак үзәгеннән узачаклар.
Җиңү бәйрәме көнендә Базарлы Матакның Ленин паркында солдат кухнясы оештырыла. Анда теләгән һәркем солдат боткасыннан авыз итә алачак.
Ленин паркында ачык һавада "Геройлар галереясы" музей экспозициясе дә оештырыла. 19 сәгатьтә "Колос" кинотеатры янындагы мәйданда "Һәркемне исемнәре белән искә алыйк…" региональ видеопроекты күрсәтелә. Ә 22 сәгатьтә шунда ук сугыш еллары җырлары һәм шигырьләрен башкару буенча район конкурсының гала-концерты булачак.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чараларда актив катнашыйк!
Нет комментариев