Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иң матур чыршы һәм сыннарга бәйге

Быел районда Яңа ел бәйрәме тагын да ямьлерәк, купшырак, күңеллерәк булырга охшап тора. Бу күңелле бәйрәмне каршыларга әзерләнгәндә өйләрне, төрле биналарны, аларның тирә-юнен, урамнарны матур итеп бизәү күркәм гадәткә әйләнде. Билгеле, монда фантазияне эшкә җикми булмый. Һәм күпләр шулай итәләр дә. Зәвык белән бизәлгән биналар Яңа ел тирәсендә бөтен урамга...

Быел районда Яңа ел бәйрәме тагын да ямьлерәк, купшырак, күңеллерәк булырга охшап тора.

Бу күңелле бәйрәмне каршыларга әзерләнгәндә өйләрне, төрле биналарны, аларның тирә-юнен, урамнарны матур итеп бизәү күркәм гадәткә әйләнде. Билгеле, монда фантазияне эшкә җикми булмый. Һәм күпләр шулай итәләр дә. Зәвык белән бизәлгән биналар Яңа ел тирәсендә бөтен урамга ямь биреп, кешеләрнең күңелен күтәреп, бәйрәм кәефе өстәп торалар.

Менә шуларны истә тотып, Яңа ел бәйрәме алдыннан районда конкур игълан ителде. Анда үз территориясен иң матур "киендергән" чыршы, кардан-боздан ясалган әкият геройлары белән бизәүчеләр ачыкланачак.

Конкурс авыл җирлекләре һәм аерым учреждение-предприятиеләр арасында оештырыла. Аның нәтиҗәләре 31 декабрьдә - Яңа елны каршы аласы төндә Үзәк чыршы янында игълан ителәчәк.

Район үзәгендәге паркларда да Яңа ел рухы тантана итәр дип көтелә. Биредәге дә Яңа ел чыршылары, кардан ясалган әкият геройлары балаларны да, олыларны да үзенә җәлеп итеп торыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев