Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Якташыбыз Фәнис Кәлимуллин турында республика басмасында зур язма басылды

Татарстанның атказанган артисты, Кариев театры актеры, якташыбыз Фәнис Кәлимуллин турында республика басмасында зур язма басылды. Ул анда Иске Салман авылында туып үскән елларны, ничек иҗади сәләте ачылуы, әти-әинсе турында да искә ала.


“Мин, төпчек малай буларак, әти-әнигә ияреп, мәҗлесләргә бара идем. Анда мине җырлаталар, шигырьләр сөйләтәләр. Матрос биюен башкара идем. Ялындырып кына җырлаган, биегән чаклар да була. Акча да җыеп биргәннәре истә. Беренче гонорарларны да балачакта алдым. Мәктәптә укыганда, бала булсам да, өлкәннәр белән бергә клубта да катнаша идем. Зурларга тагылып йөрергә яраткач, спектальләрдә уйнарга да ала башладылар. Гел игътибар үзәгендә буласың бит. Әти-әни дә горурлангандыр. Әти – гомерлек механизатор, абый да аның юлын дәвам итте. Менә шундый гади гаиләдән мин, артист булам дип, Казанга юл тотты. Икенче курста укыганда, әти кинәт үлеп китте. Ул туганнар арасында гел: “Шушы баламның артист булуын күрсәм, үлсәм дә үкенмим”, – дип әйтә торган булган. Күрә алмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев