Яңа Алпар авылында яшәүче Заһидә Гарифуллинага 1 майда 90 яшь тулды
Яңа Алпар авылында яшәүче Заһидә Гарифуллинага 1 майда 90 яшь тулды.
Ә ире Хафизулла Мотыйгулла улы белән гомер итүләренә исә 67 ел булды. Шул уңайдан ул район җитәкчелеге тарафыннан котлаулар кабул итте. Заһидә Фәттах кызы – бала чагы сугыш елларына туры килгән һәм аңардан соңгы авыр елларны кичергән якташыбыз. Лаеклы ялга чыкканчы ул колхоз фермасында төрле эшләрне башкара, бозаулар карый. Заһидә апа – биш бала тәрбияләп үстерүче ана. Бүгенге көндә ул Хафизулла абый белән уллары Илшат һәм киленнәре Люзия тәрбиясендә яши.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев