Яңа Алпар авылында яшәүче Заһидә Гарифуллинаның әтисе хәбәрсез югалган
Яңа Алпар авылында яшәүче Заһидә Гарифуллина 1 майда 90 яшьлек юбилеен билгеләде. Һәм ире Хафизулла Мотыйгулла улы белән гомер итүләренә 67 ел булды.
Заһидә Фәттах кызы – бала чагы Бөек Ватан сугышына туры килгән һәм аңардан соңгы авыр елларны кичергән якташыбыз. Әтисе фронтка алынганда, нибары биш яшен тутырган һәм гаиләдәге өч баланың иң олысы була ул. Димәк, әнинең төп ярдәмчесе, терәге. Үзеннән соң килгән ике сеңелгә күз-колак булып торучы да, кирәк икән кушылган эшне башкаручы да.
– Кышын өй миченә ягар өчен чыбык-чабык әзерләргә әни белән урманга мин чыгып китә идем. Бездә генә түгел, авылда да аты юк, аларны сугышка алып бетерделәр. Әни үгез җигә. Мине, 7-8 яшьлек баласын, зурга санап, үзе белән ияртә. Сугыш тәмамлангач та җиңел булмады. Чөнки әти фронттан әйләнеп кайта алмады. Аның исеме “Хәбәрсез югалганнар” исемлегендә генә мәңгеләштерелде, – дип искә ала сугыш елларын Заһидә апа.
Буйга җиткән чагыннан ул авыл фермасында эшли башлый, бозаулар карый. Төрле эшләрдә катнашкан Заһидә апа җәйләрен печән әзерләү вакытында еш кына кибән өстендә тора. Кыска гына буйлы, чандыр гәүдәле ханым башкалар биргән үләнне бик оста итеп очландырып өеп бара.
Заһидә апа – биш балага гомер бирүче ана. Хафизулла абый белән алар дүрт кыз, бер малай үстерәләр. Бүгенге көндә алар төпчек уллары Илшат һәм киленнәре Люзия тәрбиясендә яшиләр.
– Әни, бәхеткә, хәрәкәттә. Ә менә 1нче төркем инвалидлыгы булган әтиебезгә ярдәм сорала. Әни һәрвакыт аның янәшәсендә, без, балалары, өйдән чыгып китеп, эшли алабыз. Шуның өчен дә әле без әнигә рәхмәтле, – ди Люзия, каенанасын үткән юбилее белән котлап.
Туган көнгә килгәндә, зур юбилей тиешенчә матур котлаулар белән үтә. Ил Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Александр Никошиннан котлау хатлары тапшырыла. Район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов һәм авыл җирлеге башлыгы Ренас Сәлахов, үзләре килеп, теләкләрен җиткерә, бүләкләрне бирә.
Иң мөһиме, әлеге көнне сугыш чоры баласы янында бар якыннары җыела. Балалар бишәү булса, оныклар – 8 әү, оныкчыклары 13 әү икән инде. Һәм алар барысы да дәү әнигә һәм 24 майда 85 яшен тутырачак дәү әтигә исәнлек-саулык, бәрәкәтле гомер тели.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев