Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа Чаллы авылында халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пункты ачылды

7 сентябрьдә Яңа Чаллы авылында халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пункты ачылды.

  Авыл халкы өчен мөһим вакыйганы уртаклашу өчен, абруйлы кунаклар – Әлки районы башлыгы Александр Никошин, ТР Дәүләт Советының алтынчы чакырылыш депутаты, Россия кооперация университеты ректоры, Казан кооператив университеты ректоры Алсу Нәбиева, “Татпотребсоюз” сәүдә идарәсе җитәкчесе Илдус Хатыйпов килгән иде.

- Мөһим вакыйга белән сезне котлыйбыз. Әлеге  кибеттә яхшы мөхит булдырылыр, авыл кешеләренә уңайлы шартларда хезмәт күрсәтелер, дип ышанам. Татарстан Президентына һәм Татарстан хөкүмәтенә шундый кирәкле программаларны тормышка ашырганнары өчен бик зур рәхмәт, – диде Александр Федорович.

Кибет тантаналы төстә ачылганнан соң, авыл халкы, беренче кирәк-яракны сатып алу өчен, бинага керергә ашыкты.

Мондый сату урыны ачылгач, кешеләргә азык-төлек сатып алу күпкә уңайлырак булачак.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев