Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа Чаллы авылыннан Гөлназ Галәветдинова акча алуга сертификат белән бүләкләнде

Күптән түгел Яңа Чаллыда туып үскән Гөлназ Галәветдинова җиңүче дипломы һәм акча алуга сертификат белән кайтты.

 
Без газетабызда Лаештагы начар күрүчеләр интернат йортының унберенче сыйныфында укучы әлеге кыз, аның тарих һәм җәмгыять белеме белән кызыксынуы, шигырьләр җыентыгы басылып чыгуы турында язганыбыз бар иде инде. 
Гөлназның чираттагы җиңүе Федераль дәрәҗәдә. Безнең кызыбыз мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр катнашучы һөнәри осталык буенча Бөтенроссия бәйгесенең ике баскычын үтеп, өченче урынга лаек була. Ул бары тик Кемерово һәм Санкт-Петербургтан килүче бәйгечеләрдән генә калыша. 
– Мәскәүдә без, бар илләрдән дә килгән бәйгечеләр, башкаланың иң яхшы кунакханәләренең берсендә яшәдек. Безне экскурсияләргә һәм эстрада артистларының концертларына алып бардылар. Әмма иң мөһиме, билгеле, бәйге финалында лаеклы рәвештә катнашу иде. Биремнәр дүрт юнәлештә бирелде. Минеке иҗтимагый эшкә багышланды. Ул гарипләр, әз керемле кешеләр һәм күп балалы гаиләләрнең ихтыяҗларын тәэмин итүгә кагыла иде. Биремне үтәп чыгу өчен, өч сәгать вакыт бирелде. Тема да, биремнәр дә, анда катнашучыларга гына түгел, ә тьютерлар, эш процессы тиз барсын өчен, санакта материалларны басучыларга да алдан билгеле түгел иде, – дип аңлатты Гөлназ.
Бәйге биремнәре өч модульдән тора. Аларны үтәү өчен, күп балалы, гарип бала тәрбияләүче гаиләләр проблемалары буенча аналитик белешмә төзергә, дәүләт яисә үзеңә аларны хәл итү юлларын табарга, аннары “Алдаркараклык һәм өлкәннәр” темасына әңгәмәне төзергә, шулай ук “Киләчәккә билет” һөнәри юнәлеш эше буенча проект язарга кирәк була. 
Безнең Гөлназ әлеге өч баскычны да уңышлы гына эшләп чыга һәм бронза медальгә лаек була. Шулай ук аңа 50 мең сумга сертификат та бирелә. 
– Бу акчаны кая тотачагымны әлегә хәл итмәдем әле. Аларны уку яисә махсус җайланмалар сатып алу өчен кулланырга мөмкин. Өстәмә белемнәр дә үзләштерәсем килә, шул ук вакытта  тактиль (санлы) таяк та сатып алырга телим. Яхшылап уйларга кирәк  әле, – дип, ачыктан-ачык уй-теләкләре белән уртаклашты кыз. 
Ул шулай ук бәйгедә җиңү аңа югары уку йортына укырга кергәндә өстәмә ташламалар да бирүен әйтте. Ә Гөлназ үзе журналист булырга хыяллана. Әлеге чандыр гәүдәле, әмма нык холыклы һәм алга ныклы адымнар белән баручы кызга бар башлангычларда уңышлар һәм җиңүләр теләп калабыз. 
Безгә билгеле булганча, Гөлназ инвалидлар ункөнлеге кысасында Россия Президенты Владимир Путин белән телеэкраннар аша барган турыдан-туры элемтәдә дә катнашкан.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев