Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа елда безне нинди үзгәрешләр көтә?

Яңа 2023 ел - Кара куян елы. Ул иң бәхетле елларның берсе булачак, зур тетрәндергеч вакыйгалар көтелмәс дип ышандыра.

 Куян ул – йомшак, назлы хайван, зур зыян китерергә сәләтле түгел. Әлеге елда якын кешеләр белән гаилә низаглары да чыкмас. Йолдыз галимнәре фикеренчә, якынлашучы елда нәкъ менә үзеңә кадерле кешеләргә аеруча зур игътибар бирергә кирәк. Йолдызнамә билгеләре буенча исә ел безгә түбәндәгеләрне вәгъдә итә.

 

Кучкарлар
Сез бик үҗәт кеше, куйган максатыгызга һәрвакыт ирешергә яратасыз, шуңа алдагы елда да барысын да үзегез хәл итү ягын карагыз. Зур планнар билгеләп, аларны тормышка ашыру өчен күп көч куярга курыкмагыз. Бар башланычта да сезне зур уңышлар көтә. 

Үгезбозау
Сез бәхетле кеше. Тырыш булганга, уңыш һәрвакыт сезнең янәшәдә. Киләсе елда кыенлыклар очраса да, күп сандагы уңай вакыйгалар аларны кичерергә ярдәм итәчәк. Ялыгызны күңелегезгә хуш килгән кешеләр белән үткәрегез. 

Игезәкләр
Икеләнмибез: теләгәнегезгә ирешү өчен, сез күп нәрсә эшләргә әзер. Киләсе ел - бәхетегезне очратыр, хезмәт баскычыннан күтәрелү, яңа дуслар табу, яңа белемнәр үзләштерү өчен яхшы вакыт. Төрле вакыйгалар – яхшысы да, начары да булачак. Әмма күңелсезләнмәгез, ахыр чиктә барысы да хәл ителәчәк. 

Кысла
Максатыгызга ирешү өчен, зур көч куймасагыз, яхшыга якка зур үзгәрешләр булыр дип өметләнмәгез. Сезне күп эшләр, яңа романтик мөнәсәбәтләр булдыру мөмкинлеге көтә. Шуны онытмагыз: тырышкан очракта гына, бәхет елмаячак. 

Арыслан
Куян Йолдызнамәнең әлеге вәкилләренә карата мәрхәмәтле булачак. Вакытны дөрес бүлсәгез, бар эшләрне дә башкарырга өлгерерсез, ә алар аз булмас. Сезне яңа танышулар, күпсанлы кызыклы вакыйгалар көтә. 

Кыз
Хезмәт баскычында күтәрелү һәм керем мәсьәләсендә зур үзгәрешләр көтмәгез. Ел төрле вакыйгаларга бай булачак. Әмма әлеге үзгәрешләр, нигездә, сезнең еллык ялыгызга кагылачак. Шуңа да ул вакытта кая барачагыгызны, аны ничек итеп үткәрүегезне алдан уйлап куегыз. 

Үлчәүләр
Сезгә якыннарыгыз белән мөнәсәбәтләрнең нинди булуы турында уйланырга һәм алдан куелган максатларны үзгәртергә кирәк. Уңышсызлыкларга да очрарсыз, әмма тулаем алганда, иҗади ниятләрегез тормышка ашачак.

Укчы
Сезгә әлеге ел тормышны яңадан башлау өчен мөмкинлеге бирә. Күп тырышлык куйсагыз, максатыгызга ирешерсез. Иң мөһиме, артка чигенмәскә, күңел төшенкелегенә бирелмәскә, бар көчне биреп эшләргә. 

Чаян
Сезгә бәхет елмаячак. Ел дәвамында вакыйгалар өермәсендә калырсыз, әмма соңыннан күңелегезгә тынычлык килер. Бәлки, зур күләмдә акчага да ия булырсыз. Тормышыгызда көтел-мәгән үзгә-решләр сезне куркуга калдырмасын. 

Кәҗәмөгез
Йолдыз-намәнең әлеге вәкилләренә үз якыннарына күп вакыт бирергә, читләрнең борчуларын хәл итәргә туры киләчәк. Эштә дә бәхәсләр килеп чыгарга мөмкин, әмма сүзегезне исбатларга тырышыгыз. Күңелдәге киеренкелекне бетерү өчен, үзегезгә кызыклы сәфәр оештырыгыз яисә өегезне төзекләндерегез.

Сукояр
Максатчанлыгыгыз ниятләрегезне хәл итәргә ярдәм итәчәк. Якыннарыгыз белән яхшы мөнәсәбәтләрне саклагыз, яңа танышлыклар булдырыгыз. Тулаем алганда, сезнең өчен яхшы ел килә, әмма матди кыенлыклар да туарга мөмкин. 

Балыклар
Тамырдан үзгәрешләр көтмәгез, шулай да эшегездә югарырак вазыйфага күтәрелергә мөмкинсез. Тетрәндерерлек вакыйгалар булмаячак. Әмма кайбер очракларда сезнең катнашуыгыз да соралачак, борчылмагыз: алар барысы да яхшы хәл ителәчәк. Киләсе елда сез күп елларга ниятләнелгән зур максатларны билгели аласыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев