Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Яшь имәннәр» балалар савыктыру лагерендә 1 нче смена 6 июньдә ачылачак

Июнь аенда мәктәп яны лагерьлары – балаларның көндез ял итү урыннары эшли башлый. Күпчелек ата-аналар балаларын мондый лагерьга бик теләп җибәрә, чөнки көннең яртысын укучы үзе ияләшкән мохиттә укытучылар карамагында саф һавада алдан уйланылган уеннарны уйнап үткәрә.

Мәктәп яны лагерьларлары ул – кече яшьтәге һәм җитәрлек дәрәҗәдә мөстәкыйль булмаган укучылар өчен яхшы җәйге ял төре. 
         Балаларга шундый ялны оештырырга ниятләгән мәктәпләр әлеге мәсьәләгә бик җаваплы һәм иҗади якын килеп карый. Алар уеннар белән укучыларга яңа файдалы белемнәр бирүне һәм күнекмәләр булдыруны максат итеп куя.  Җәйге лагерь программасы бай эчтәлекле, һәр сменага тема уйланылган һәм бар чаралар шуңа нигезләнеп уйланыла. 


      Районның 14 мәктәбендә лагерьлар эшләячәк, өстәмә рәвештә тагын 15 хезмәт һәм ял лагеры оештырылачак. Мәктәпләр карамагындагы лагерьларда барлыгы 600 бала ял итә алачак.  


        Балалар иҗат йорты җитәкчесе Әнисә Гайфуллина сүзләренә караганда,  лагерьлар Базарлы Матак, Чуаш Кичүе һәм Юхмачы мәктәпләрендә оештырылмаган. Сәбәп – биналарда тулысынча төзекләндерү эшләре бара. 


  – Әти-әни кайгыртуыннан башка калган, гарип, әзкеремле, балигъ булмаучылар эше буенча комиссиядә исәптә торучы, тулы булмаган күп балалы гаиләләрдәге, авыр тормыш хәлендәге, махсус операциядә катнашучыларның балаларына аерым игътибар булачак, – дип сөйли Әнисә Әнәсовна.  


   “Яшь имәннәр” сәламәтләндерү лагерында да балаларның тулы ялы өчен бар шартлар да булдырылган. Анда 170 укучы ял итәчәк. 


– Ял вакытында куркынычсызлыкны булдыру максатыннан, балалар лагеры койма белән әйләндереп алынды, эче һәм тышы череп ауган агачлардан,  чүп үләннәреннән, чүп-чардан чистартылды. Ашханә, клуб, йокы бүлмәләре җинелчә төзекләндәрелде. Медпунктта йогышлы авыру йоктыручыларны вакытлыча урнаштыру өчен 2 бүлмә әзерләнде, – ди Әнисә Гайфуллина. – Куркынычсыз ялны оештыру өчен, сак предприятиесе белән килешү төзелде. Ризыклар белән тәэмин итүчене билгеләр өчен бар кирәкле эшләр дә башкарылды.  
  Балигъ булмаучылар комиссиясендә һәм идарәчелекара исәптә торучы 19 бала да лагерьда ял итәр дип ниятләнелә. Бюджет өлешеннән тыш, бер юлламаның бәясе 13 053 сум тәшкил итә. 1 нче смена – 6 июньдә, 2 нче смена 30 июньдә җыелачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев