Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Яшь имәннәр” лагеренда үткән бер көн

Районның “Яшь имәннәр” лагерында беренче смена туплангач, барып, балалар, аларның әйдәманнары белән сөйләшеп кайткан идек.

Көннәрне кызыклы һәм файдалы үткәрүләрен үз күзләребез белән күрдек. 28 июльдә лагерьда янә булдык. Биредә өченче төркем балаларның ял итүен әйттеләр һәм күңелле уеннар, бай эчтәлекле мәгълүмат белән, гадәттәгечә, кунаклар да килгән иде. Командада эшләү күпкә нәтиҗәлерәк Лагерь капкасыннан үтеп, башлары күккә ашкан мәгърур имәннәр ышыгыннан атлаганда, иң беренче булып җыр яңгыравын ишеттек.

дубки

Ул районның “Алдынгылар хәрәкәте” әгъзаларының үз гимннарына бердәм рәвештә биюләре, шулай яшүсмерләрнең лагерь балаларын үзләре белән таныштырулары икән. Тантаналы өлешкә район башлыгы Александр Никошин, башкарма комитетның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Мария Платонова да килгән.

–“Алдынгылар хәрәкәте” ул – бергә эшләү үрнәге. Ул хәрәкәт итәргә, беренче булырга, Ватанны яратырга өнди. Аларның барысы да төгәл һәм эзлекле бара. Командада эшләү авыр булса да, аның нәтиҗәсе күпкә зуррак, көчлерәк. Әлеге оешма күп яшүсмерләрне үзенә берләштерә. Сез дә аның әгъзасы булырсыз. Укыгыз, белергә тырышыгыз, кызыксыныгыз, спортны яратыгыз һәм алдынгылар исәбендә булыгыз, – диде район башлыгы, лагерьда ял итүчеләрне сәламләп.

“Алдынгылар хәрәкәте” җитәкчесе Анна Вассунова лагерьда һәр яңа төркем жыелган саен килеп, бер көнне биредә үткәрүләрен әйтте.

–Без монда үзебез турында, нинди максатларны күз алдында тотып эшләвебезне сөйлибез. Моны уеннар аша төшендерәбез. Менә хәзер “Хәрәкәттә бул” дип и с е м л ә н г ә н к в е с т - у е н үткәрәчәкбез. Балалар дүрт отрядка бүленәчәк. Аларның һәрберсен безнең хәрәкәт кураторлары җитәкчелек итә. Алар станцияләрне үтәргә – тукталышларда биремнәрне башкарып чыгарга тиеш була. Финишка беренче килеп җиткән отряд – җиңүче. Менә шундый уеннар аша без “Алдынгылар хәрәкәте” әгъзасы булырга кызыксыну уятабыз, – диде ул.

Лагерь балалары янына Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсенең Норлат территориаль бүлеге җитәкчесе вазифасын вакытлыча башкаручы Алмас Авзалов та килгән иде. Ул бер төркем балаларны җыеп, сәламәт булу, нигездә, үзебездән торуы турында сөйләде.

дубки

– Урманнар талпаннардан эшкәртелсә дә, күпмедер вакыттан соң, ул янә чыга. Тәнегезгә кадалган икән, шундук лагерьдагы шәфкать туташына мөрәҗәгать итегез. Шулай ук эчәк йогышын эләктерү куркынычы бар. Мондый хәл булмасын өчен, ашханәдә тәкъдим ителгән ризыкларны гына ашарга, өстәл артына утырганда, кулларны яхшылап юарга кирәк. Бүгенге кебек эссе көндә, кояш сукмасын өчен, башыгызга кияргә онытмагыз, суны күбрәк эчегез, – дип аңлатты ул.

Спас тыюлыгына сәяхәт Әлеге көндә лагерьда Спас тыюлыгы турында тагын бер кызыклы дәрес үтте. Бирегә аның җитәкчесе Александр Клещев һәм тыюлык әйләнә-тирәсен саклау өлкәсендәге дәүләт инспекторы Любовь Мурзак килгәннәр иде. Дивардагы экранга төшерелеп барылган рәсемнәр буенча Любовь Алексеевна сөйләгән сүзләрне тыңлап, малай-кызлар тыюлык буенча сәяхәт итте.

дубки

– “Спас” тыюлыгы ТРның Министрлар Кабинеты карары нигезендә 2001 елда төзелә. Ул 18000 гектарга якын мәйданны били, 60 утрауны үз эченә ала. Биредә 448 үсемлек үсә. Шуларның 70 е төре – кыйммәтле дару үләне дип санала, 24 е ТР ның “Кызыл Китабы”на кертелгән, – дип сөйләп китте инспектор.

Көзен һәм язын җылы якларга очканда биредә суда йөзүче 210 меңгә якын кош туктала икән. Шуларның 114 төренең 18 е ТРның “Кызыл Китабы”на кертелгән. Галимнәр мондагы аккойрыкбөркет балалары тәпиенә боҗралар беркеткән. Нәтиҗәдә, 2013 елда әлеге кошларның Гарәп әмирлекләренә, 2014 елда Украинага кадәр барып җитүләре билгеле булган. Тыюлыкта Евразиядәге бердәнбер, юкка чыгу дәрәҗәсе чигенә җиткән дала кара еланы да сакланган. Утрауда палеолит чорыннан башлап, Болгар, Казан ханлыгы вакытларына караган күпсанлы археологик ядкарьләр дә бар. И н с п е к т о р т ы ю л ы к сулыкларының нәтиҗәле уылдык чәчү урыны булуы, биредә ел саен балык запасының 85-90 проценты җитештерелүе, балыкларның 49 төре үрчүе турында сөйләде. Аннары лагерь балаларының балык исемнәрен ни дәрәҗәдә яхшы белүләрен тикшереп, табышмаклар чишүгә корылган викторина үткәреп алды. Любовь Алексеевна тыюлык хезмәткәрләренең табигатьне саклау чаралары үткәрүләре, монда безнең Әлки районы укытучылары һәм укучыларының да актив катнашуларын әйтте. Мәсәлән, алар бергә кош оялары, җимлекләр ясыйлар, агач үсентеләре утырталар, урманнарны чүп-чардан чистарталар, табигатьне саклауны өндәгән бәйгеләрдә җиңүләр яулыйлар. Чара ахырында Любовь Мурзак лагерьдә ял иткән һәр балага Спас тыюлыгы турында күп кызыклы мәгълүмат тупланган китапчык таратты. Аннары ул балаларны “Без җир шарын чистартабыз” акциясендә катнашырга чакырды. Лагерь биналары әйләнә-тирәсе чиста булса да, балалар пакетлар алып, ара-тирә яшеренеп калган кәгазь, пластик калдыкларын җыеп алды. Барысын да, шулай ук чисталыкны да, үзеңнән, әйләнәтирәңнән башларга кирәк шул. Шул вакытта гына яхшы нәтиҗә дә күренәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев