Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Яшь имәннәр» сәламәтләндерү лагеры беренче смена балаларны кабул итте

Районның «Яшь имәннәр» сәламәтләндерү лагеры 6 июньдә беренче смена балаларны кабул итте.

Биредә хәзер барлыгы 7-14 яшьлек 40 укучы: 23 малай һәм 17 кыз ял итә. 


Без лагерьга барып кергәндә, малай-кызлар махсус операция алып барылган урыннарда катнашучы якташ солдатларыбызга хат язу белән мәшгуль иде. Алар иң җылы, матур, шулай ук рухландыручы, көч бирүче сүзләрне чит җирләрдә Ватаныбыз алдындагы бурычны үтәүче ир-егетләребезгә ирештерү өчен, кулларына каләм алган. Пөхтә итеп өчпочмаклап бөкләнгән хатны әйдәманга тапшыручы Света исемле кыздан: «Нинди теләкләр юллыйсың?» — дип кызыксынгач, ул: «Без нинди рәхәт тормышта яшибез, алар да тизрәк Җиңү белән әйләнеп кайтсыннар иде. Шуларны яздым. Ә калганы сер. Башка сүзләр бары тик билгесез солдатка гына әйтелгән», — диде. 

дубки
Укучыларның биредә аз гына вакытлары да бушка узмый, алар һәрвакыт ни белән булса да мәшгуль икән. Һәр көнне берәр кызыклы чара уза. Лагерьда урнашуларының икенче көнендә балалар 3 отрядка бүленгән. Алар үзләренә исем, девизлар уйлаган. Танышу көне булган ул. Шулай балалар бер-берсе, әйдәманнары белән дуслашкан. Рус теле, Россия көннәре билгеләп үтелгән. Бу бәйрәмнәрдә балалар табышмаклар, ребуслар чишкән, рәсемнәр ясаган, җырлар җырлаган, төрле уеннар уйнаган. Кунаклар да биредә еш була икән: районның Лисенков исемендәге туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре килгән. Алар татар, рус, чуаш халкының көнкүреше, гореф-гадәтләре турында сөйләгән, бәйгеләр үткәргән. Җитәкчеләре Анна Вассунова белән "Беренчеләр хәрәкәте«ндә шөгыльләнүчеләр дә көн буе лагерьда булып, укучылар ялын кызыклы итеп оештырган.

дубки

 


— Бүген йоклап торганнан соң Нептун көнен үткәрергә уйлыйбыз. Көне моңа мөмкинлек бирә: эссе. Чөнки бу чара әкият каһарманнары белән бергә үз өстеңә су кою белән төгәлләнә бит. Аннары Сихтермә авылы музеена экскурсиягә барырга ниятлибез. Алдагы елларда коронавирус йогышы таралу сәбәпле, беркая да чыга алмаган идек. Бу кечкенә генә сәяхәтне балалар белән бик тә көтәбез. Уяв бәйрәме үткән матур урыннарны карап, андагы кечкенә зоопаркны күреп кайтасыбыз да килә, — ди биредә әйдәман булып эшләүче Елена Хвостова.


Лагерьда өч әйдәман: Елена Владимировна, Светлана Углева һәм Ләйсән Фәтхетдинова эшли. Биредә булу өчен, һәркем белә: балаларны яратырга кирәк. «Мәктәп яшендәгеләр белән кайнашу, алар белән төрле уеннар уйнау кызыклы түгел икән, син биредә була алмыйсың. Без монда шулкадәр якынаябыз, бер гаиләгә әйләнәбез», — ди икенче әйдәман Светлана Углева. Йоклап торганнан соң, спорт чараларын үткәрергә Иске Матак мәктәбе укытучысы Николай Ирдинкин килә икән. Балалар аны аеруча көтеп ала. Чөнки волейбол, футбол, баскетбол буенча турнирларны оста итеп шулай тагын кем оештырыр иде әле?!

дубки
Шунда телефоннарын караштырган малайлардан: «Гаджетларда уйнау мөмкинлеге бармы соң?» — дип кызыксындык. «Юк, аны төшкә кадәр әти-әниләр белән хәл белешү өчен генә бирәләр», — дип җавап бирде ял итүче бер бала. «Кулда бу замана җайланмасы булмагач, кызык та түгел икән», — дип шаярттык без дә. «Монда дуслар күп бит, аннары төрле уеннар да уйнагач, телефонга вакыт та калмый», — дип, бер-берсен бүлдерә-бүлдерә аңлата башлады малай-кызлар. 


Җәй буе өч смена ял итәчәк һәм төркемнәр тулган инде. Моңа хәстәрне алдан күрәсе, апрель аенда ук язылырга кирәк икән. Ә балаларны лагерьда ял итәргә бик тә ярата. Аерым-аерым сораштыргач, алар барысы да бар нәрсәдән дә канәгать икәнлекләре, монда бик күңелле булуы турында сөйләделәр. Күбесенең биредә икенче, өченче тапкыр ял итүе. Ә бу — лагерьның яхшы эшчәнлеген күрсәтүче иң зур бәядер. Чыннан да, күпчелек вакытыны телевизор карап үткәрүгә караганда, лагерьда, саф һавада дусларың белән уйнаудан да күңеллерәк тагын ни булырга мөмкин!


Марк Петухов, Базарлы Матак, 11 яшь:

— Лагерьда икенче ел ял итүем. Монда футбол, волейбол кебек спорт уеннары уйнарга аеруча яратам. Дискотека да күңелле үтә. Әти-әнием хәлемне белергә килеп киттелер, әмма үзләрен бик сагынмадым, өйгә кайтасым килми әле. Дуслар белән күңелле бит.

Святослав Волков, Чуаш Борнае, 11 яшь:


— Өченче җәй инде "Яшь имәннәр«дә ял итәм. Кыш көне үк әти-әнидән: «Лагерьга мине яздырырга онытмагыз», — дип сорый башлыйм. Ел да биредә күрешә торган дусларым бар инде. Мин шаярырга яратам, шуңа «Патшалар төне» дигән чараны аеруча көтеп алам. Ул, гадәттә, смена ахырындарак үткәрелә. Анда төнлә дустың йоклап китүен көтеп, аны паста белән буярга ярый. Әй, күңелле була да шул кичтә. 


Света Егорова, Иске Тумба, 14 яшь:


— Беренче елымны гына ял итәм, әмма бик ошады. Шуңа киләсе елда да тагын монда ял итәсем килә. Миңа белемнәрне тикшерүгә бәйле биремле уеннар аеруча ошый. Менә күптән түгел «Күңелле фәннәр илендә» дип исемләнгән квест уен үткәрелде. Без ике төркемгә бүлендек һәм ишегалды мәйданчыгында кулыбызга бирелгән план буенча төрле станцияләргә барып, анда сорауларга җавап бирергә тиеш идек. Мәсәлән, безнең бер станция «Минутка» дип аталган иде. Анда без бер минут эчендә 20 сорауга җавап бирергә тиеш идек. Шулай без яшеренгән хәзинә — әйдәманнарыбыз алдан яшереп куйган тәм-томны эзләдек. Нәтиҗәдә, ике команда да хәзинәләрне тапты. Бик күңелле булды. 


Хәмитов Илдан, Базарлы Матак, 13 яшь:


— Лагерьда өченче елымны ял итәм. Гаиләдә мин икенче бала. Апам зур, ул Казанда эшли. Өйдә уйнарга иптәш юк. Ә монда күңелле: рәхәтләнеп спорт уеннары уйныйбыз, дусларым күп. Шуңа лагерьга киләсе көннәремне ел да көтеп алам

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев