Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Яшь көч” кырларында сабан эшләре бик оста оештырылган

1 май көнне без “Ф.Г.Хәмитов” крестьян-фермер хуҗалыгы басуларында булдык. Яз һәм хезмәт бәйрәмен биредә күтәренке рухта эшләп үткәрделәр. Элеккеге “Яшь көч” колхозы басуларында язгы чәчү эшләре зур оешканлык белән бара иде.

Соңгы берничә елда хуҗалык бер сыра җитештерү заводы белән килешү төзеп,  арпа үстерү белән шөгыльләнә башлады. Бу бик тә отышлы үзара хезмәттәшлек. Арпаны чәчкәнче үк, аны нинди бәядән сатасы билгеле. Орлыгын да хуҗалык нәкъ заводка сыра кайнатуга яраклысын чәчә. Билгеле, җитештерәсе продукцияне алучы булганда, аңа игътибар да үтә җаваплы. Әнә былтыр, бөртеклеләр үстерү өчен бик үк уңышлы ел булмаса да, биредә арпаның һәр гектарыннан 45 әр центнер уңыш алганнар. 

Быел да биредә арпаны сыра заводы өчен 200 гектарда игәргә җыеналар. Без шул бик җаваплы эшне башкаручы игенчеләр янында булдык.

Чәчү эшен  иң яшь механизаторга тапшырганнар. Ул Урта Әлки егете Сафир Гайфуллин. Сафир быел Базарлы Матак аграр көллиятен тәмамлый. Үзенә зур ышаныч тапшыруларын сизенә бугай: бик җитди алынган хезмәтенә. Эшкә дә иртә таңнан керешә, чәчүне исә көн караңгыланганчы башкара. Мин аңардан кулына киң профильле тракторчы-механизатор дипломы алгач, киләчәккә нинди планнары булуы белән кызыксынам.

–     Солдат хезмәтенә киткәнче монда эшлим. Мине бик әйбәт кабул иттеләр. Кирәк булганда булышалар, эшләве дә кызык кына. Шунысына күнегә алмыйм: язгы кыр  эшләре башлангач, көннәр бигрәк тиз үтә. Укыганда башкача иде, – ди Сафир елмаеп. 

Гадәттә, яшь кешегә иске трактор тапшыралар. Янәсе, өйрәнсен шуңарда. Ул майга чумган, калтырап эшләгән техника яшь белгечнең сайлаган һөнәренә тискәре йогынты ясарга мөмкин  бит.  Биредә Сафир өр-яңа МТЗ тракторына заводтан яңа чыккан чәчкеч тагып эшли. Бу да аны үсендереп җибәрә үзенә күрә.

«Эшләр көйле барганда кәефләр дә әйбәт», - диләр механизаторлар Сафир Гайфуллин, Виталий Аверьянов, Равил Сафиуллин (сулдан уңга). Моның белән хуҗалыкның баш белгече Адел Хәмитов та килешә.  Фото: Азат Низамиев,  «Әлки хәбәрләре». 

 

Арпа чәчү Югары Әлки авылы янындагы кырда бара. К-701 тракторына дискатор һәм тырмалар тагып җир эшкәртүдә Виталий Аверьянов эшли. Виталий Анатольевич Сиктермә авылыннан, ул лаеклы ялда. Соңгы биш елда әлеге хуҗалыкта төп һәм ышанычлы механизатор санала. 

КФХ җитәкчесе Фәнис Хәмитов та:

–     Аңа иртән эшне генә билгеләргә кирәк, калганын ул барысын да сыйфатлы һәм төгәл итеп, бернинди контрольләрсез үзе башкарачак, – диде.

Равил Сафиуллин исә Базарлы Матактан килеп эшләп йөри. Ул да соңгы 5 елда биредә тракторчы буларак хезмәт куя. Равилне бөтен эшкә кулы килә торган егет диләр. Ул теләсә нинди тракторга утырып эшли, көйләү-җайлау эшләренә дә кулы оста.
Әлеге хуҗалыкта 50 елга якын тракторда хезмәт куючы Фәнис абый Гәрәевны да күрдек. Ул да арпа чәчүдә эшли иде. Бу культураны бүген-иртәгә төгәлләп, 140 гектарда сабан бодае чәчүгә керешәчәк икән. Аңа чәчү өчен җир эшкәртүдә К-701 тракторында Владимир Пастухов һәм Ринас Галиуллин эшлиләр.

Егетләргә орлык, ашлама ташуда өлгер механизатор Рөстәм Булатовның хезмәтен дә бик җылы бәяләделәр. “Ул безнең, кирәк булганда, эретеп ябыштыручы да, көйләүче дә”, – ди хуҗалары.

Быел 10 миллион сумга хуҗалыкка ашлама кертү өчен үзйөрешле  агрегат сатып алганнар. Әлеге “Туман”да Ришат Әсәтов барлык уңыш басуларына, күпьеллык үләннәргә минераль ашлама керткән. Аны вакытында ашлама белән Ринат Хәмитшин тәэмин иткән.
КФХның тагын бер фидакар хезмәткәре бар. Ул – Айзат Шәймәрдәнов. Айзат – “КамАЗ” шоферы. Әмма ул кирәк булганда эретеп ябыштыручы да, трактор моторын да ремонтлаучы икән. Хуҗалыкка кирәкле запас частьне көне-сәгате белән табып алып кайту да еш кына аның өстендә.

Һәр елны язгы кыр эшләре барышында хуҗалыкка Татарстан Республикасының атказанган агрономы исемен йөртүче Әхәт Вәлиевны ярдәмгә чакыралар. Әхәт  абзый чәчү агрегатларын үзе көйләп, тырмаларын урнаштыра. Аның җиңел кулыннан соң, эш тә җайлы һәм көйле бара диләр механизаторлар. 

Соңгы берничә елда фермер хуҗалыгы эшмәкәр Альберт Шәйхетдинов белән килешү нигезендә эшли. Хуҗалык эшкуарга көнбагыш үстереп бирә. Ә язгы кыр эшләре чыгымнарының бер өлешен Альберт Шәйхетдинов каплый. Бу үзенә күрә банктан  процентсыз кредит алган кебек. Быел да фермер килешү буенча 680 гектар мәйданда көнбагыш үстерәчәк. 

Сабан эшләрендә хезмәт куючыларны биредә берничә тапкыр ашату оештырылган. Аш-су осталары Гөлия Хәмәтшина һәм Фәния Хәмәтҗанова тәмле ризыклары белән сыйлыйлар.

Былтыр районда бердән-бер хуҗалыкны таратмыйча, бүгенге көнгә кадәр уңышлы эшләтүче җитәкче Фәнис Хәмитовка “Россия агропромышленность комплексының атказанган хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелгән иде. Фәнис әфәнде үзенә инде лаеклы алмаш та хәзерләгән – улы Адел Казан авыл хуҗалыгы университетын тәмамлап, үзенең ярдәмчесе булып эшли. 
Адел инде – мәктәптә укыганда ук кул астына кергән егет. Ул бүген авыл җирендәге эшнең мәлен, җаен тоемлый торган белгеч булып җитешкән.  Хәзер Адел, бер карасаң, трактор штурвалы артында, кирәк булса, анысын куеп, йөк машинасына утыра. Бик өметле егет буласы күренеп тора. 

Кырларда эш кайнап барсын дисәң, ындыр табагында да хезмәт тынып торырга тиеш түгел. Монда мөдир Фидания Шәрәпова бар эшнең  җаен белеп оештыра – орлыгы да, ашламасы да басуларга вакытында озатыла. Аның ярдәмчесе Любовь Романова бар эшкә дә өлгерә.
“Ф.Г.Хәмитов” крестьян-фермер хуҗалыгында киләсе уңышка шулай ышанычлы нигез салына. Табигать тә игенчеләрне куандырсын – шифалы яңгырларын кызганмасын иде. 
  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев