Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Ибраһим Миңгали улы Шәйхетдинов 9 нчы сыйныфтан соң фронтка китә

Ибраһим Миңгали улы Шәйхетдинов 1925 елда Спас кантонының (хәзерге Әлки районы) Шәпкә авылында туган.

Яшүсмер генә булуына карамастан, 9 нчы сыйныфтан соң ул үз ихтыяры белән фронтка китә. Разведка офицеры була ул. Сугышкан урыны – дошман тылы.
Ибраһим үз иптәшләре белән күп тапкырлар фронт линиясен уза. Хәрби җитәкчелеккә әһәмиятле мәгълүматларны тапшыру өчен, гомерен куркыныч астына куя. Дошман территориясеннән берничә тапкыр “тел” тотып кайтуга ирешә. Ибраһим һәр минутын үлем белән янәшә йөри һәм шул хәлдә хезмәтен дәвам итә.

Ике тапкыр әсирлектә


 Язмыш аны бик нык сыный. Ибраһим Шәйхетдинов ике тапкыр фашистлар кулына эләгә һәм ике тапкыр кача. Соңгы тапкыр немецлар, разведчикның кыюлыгына ачулары чыгып, аны электр тогы белән җәзалый. Шуннан соң да ул исән кала. Эчке әгъзаларына бик нык зыян килә аның, әмма каһарманның рухы сынмый.
Госпитальләрдә озак вакыт дәваланганнан соң, якташыбыз туган авылы Шәпкәгә кайта. Сугыш аның өчен тәмамлана, әмма яралар төзәлми. 1949 елда кыю разведчикның гомере өзелә. Аның кабере районыбыз җирлегендә – үзенең Шәпкә авылында.

 Батырлар – хәтердә


Бүген аның исеме – Җиңү өчен үзләрен кызганмаучылар, аны үз сәламәтлеге һәм гомере бәрабәренә якынайтучылар исемлегендә. Каһарманнарыбыз алдында баш иябез, алар безнең хәтердә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев