Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Ифтарга “Өмет” мәчетенә килегез

Биш ел эчендә район халкы һәм иганәчеләрнең уртак тырышлыгы белән төзелеп, 2024 елның 2 августында ачылган “Өмет” мәчете тулы көчкә эшли бүген.

Базарлы Матакның Шонкар урамы, 10 йорт адресы буенча урнашкан ул. Өч катлы, заманча, мәһабәт бина ислам нигезләрен өйрәтү өчен кирәкле бар нәрсә белән җиһазландырылган, шулай ук электр энергиясе һәм җылыту системаларына тоташтырылган.

– Аллаһының кодрәте киң, чиксез. Төзегән вакытта да зур кыенлыкларга очрамадык. 200 меңгә салдык без аны, – ди, уенын-чынын бергә кушып, мәчет әһелләре. Бу сүзне алар юкка гына әйтми, нигез салганда, 200 мең акча белән башлап, ул акча беткәндә,  тагын 200 җыелган, инде бетте,  дигәндә,  тагын шул сумма килеп кергән – менә шулай кабатланган да кабатланган.

Хөрмәтле дин кардәшләребез! Теләге булган һәркем ай буена көн дә бу Аллаһы йортына килә, догалар тыңлый һәм укый, авыз ачып – ифтар кылып китә ала. Изге аебыз – ураза ае башланган көннән биредә хатын-кызлар өчен аерым – өченче катта, ир-атлар өчен аскы каттагы зур залда ифтар ашлары, мул табын әзерләнә. Казаннан килгән Коръән-Хафизларның аһәңле тавыш белән укыган догаларын тыңлыйсыгыз, күңелегезгә рухи азык аласыгыз килсә, рәхим итегез, “Өмет” мәчетенең ишеге һәркемгә ачык. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев